Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Кама» һәм «Кызыл юл» басулары буйлап (фото)

«Кама» хуҗалыгы басуларында агротехник чараларныӊ вакытында һәм җиренә җиткереп башкарылуы күренә.

Игеннәрнеӊ тигез тишелеп, гөрләп утыруында бу төбәктә вакытында яуган яӊгырларныӊ да булышлыгы бар. Җитәкчеләргә бигрәк тә 60 гектарда игелгән язгы бодай, 140 гектарда шаулап утырган арпа басуы ошады.

1200 гектарга җәелгән Акман басуларында 200-300 гектардан ким булмаган аерым кишәрлекләрдә игеннәрнеӊ гөрләп утыруы игенче хезмәтенеӊ бөеклегенә дан җырлый сыман. Чүп үләннәрсез, тигез басуда өлгереп килә торган язгы бодай мул уӊыш бирер, дип ышанабыз. Игә белгәндә мулдан акча кертүче люцерна турында да онытмаган, 88 гектарда аныӊ уӊышы зурдан күренә. Елга үзәннәренә утыртылган, инде җиккән ат дугасы биеклеге үскән барлыгы 300 гектарга якын мәйдан биләүче кукуруз «Кызыл юл»чыларны бүгеннән сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250