Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Кама»да кем алда? (+фоторепортаж)

"Көннәр көзгә бара шул, һәр сәгатьне, һәр мөмкинлекне файдаланырга тырышабыз, киптерү җайланмаларын да тәүлек буе эшләтергә күчердек. Көн саен югалтулар артып кына бара, азрак яшел, җитешеп бетмәгән басу булса да, сайлап, сугарга тырышабыз"

Көннәр көзгә бара шул, һәр сәгатьне, һәр мөмкинлекне файдаланырга тырышабыз, киптерү җайланмаларын да тәүлек буе эшләтергә күчердек. Көн саен югалтулар артып кына бара, азрак яшел, җитешеп бетмәгән басу булса да, сайлап, сугарга тырышабыз, ди «Кама» хуҗалыгы рәисе Рәкыйп Нәҗипов.

Берсе артыннан берсе җепкә тезгән кебек барган комбайннарныӊ эшләве күӊелгә рәхәтлек өсти, игенченеӊ хезмәте белән горурлану хисе тудыра. Бу хуҗалык механизаторлары тиз эшләргә күнеккән шул. Менә шул ашыгу, чамадан тыш тизлекне арттыру кайбер вакытта югалтуларга китерә. Без барган арпа басуында да суктырылган теземнәр астында бөртекләр калган, бигрәк тә комбайннар  тизлекләрен арттырган җирдә бу аеруча сизелә. Комбайнчылар белән кыска әӊгәмә вакытында  Мәсхүт Гарипов бу турыда кат-кат кисәтеп, бу маркалы комбайннарныӊ саламны иләп бетерә алмавын, шуныӊ өчен иләкләрне көнгә кимендә икешәр тапкыр чистарту зарурлыгына басым ясап әйтте.  

Хуҗалыкка  юллама белән бер ай элек кайткан яшь белгеч Рүзәл Нәҗипов та комбайннар янында, аныӊ, әйтелгән фикерләрне, тәкъдимнәрне «сеӊдереп» барырга тырышуы, кызыксынуы һәм фикерләве бу белгечтә өмет бар, дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Хуҗалыкта комбайнчылар ярышын Хаммат Низаметдинов җитәкли, 16 августка 5051 центнер бөртеклеләр суктырып алган, аныӊ артыннан баручы Хәбир Мөхәрләмовны суктырган ашлыгы 4881 центнер булган. Гомумән алганда, «Кама» хуҗалыгында урып-җыю эшләре тиешенчә оештырылган дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.

 

 

 

Автор видеосы һәм фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте