Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Кама"да техника яңартылып, парк баетылып тора

"Кама" хуҗалыгында машина-трактор паркының матди-техник базасын яңарту максатчан эшләнеп килә һәм бу юнәлештә ел саен 10-13 миллион сум акча тотыла.

Быел "МТЗ-1221" һәм "МТЗ-82" тракторлары алу тора планнарында. Ә менә "К-701" тракторына тырма инде алынган. Ул бары тик яз җитеп, басу-кырларда хезмәт көннәре башлануны гына көтә. Механизаторлар да шул чорны якынайтып, әлегә әз-мәз эшләр белән генә шөгыльләнә. Ә аннан соң исә булачак уңышны мул итү максатыннан күләмле эшләр эшләнеп, янәдән тракторлар паркка караңгы көздә генә кайтып керәчәк.
Мин килгән көнне дә соңгы штрихларны тикшереп, тракторларны тагын бер кат кабызып карау белән Назыйм Шәйдуллин (рәсемдә), Рашит Әлтәповлар шөгыльләнә иде. Районыбызның алдынгы, олы яшьтәге әлеге механизаторлары күпкырлы шәхесләр. Бүгенге көндә дә яшьләргә үрнәк булып, яңа техникалар белән уртак тел табып эшли алар. Бер техниканы гына иярләп калмыйлар, берничәдә эшләп, хилафлык китерми һәрберсендә эшләрен күрсәтә беләләр.
Шуңа да "Кама" хуҗалыгы җитәкчесе Рәкыйп Нәҗиповның: - Язгы чәчүгә әзер инде без. Амбарга ашлык чистарту машинасы алдык. Хәзер симәнәләрне чыгарып җылыту, орлыкларны чистарту бурычы тора алдыбызда, - дигән сүзләренә аптырамадым да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250