Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Кама"ның "тимер ат"лары да техника әзерлегенә югары бәя алды (+фотолар)

Язгы кыр эшләренә басу-кырларга чыгып киткәнче һәрбер хуҗалыкның техникасы тикшерелә

Механизаторлар өчен техниканы ремонтлау, техник күзәтүгә әзерләү зур эш булып тора. Чөнки техника - ул механизаторларның йөзе. "Кама" хуҗалыгында берьюлы берничә техниканы иярләүче уңган-булган кешеләр эшли һәм һәрбер техниканы алар әзерлек сызыгына югары бәя бирердәй итеп чыгарып бастыра. ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең район буенча бүлек башлыгы Марат Габдрахманов хәбәр итүенчә әлеге хуҗалыкта барлыгы 25 трактор һәм 13 прицеп бар. Аларның барысы да язгы кыр эшләренә бүген үк кузгалырлык дәрәҗәдә. Инде басу-кырлардан трактор гөрелтесе ишетелер вакытка да күп калмый, язлар тыныч һәм имин килеп, караңгы көздән язгача тырышып әзерләгән техникаларында һәрбер механизаторга сөенеп эшләү насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев