Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Капка төпләрендә чүп, каз, сарык... (Сорау-җавап)

“Капка төпләрендә чүп үсә, каз, сыер, сарык йөри дигәндәй. Кеше үзенең капка төбен, бакча буйлап койма кырларын җыештырырга тиештер дип саныйм, моның берәр законымы, нигезләмәсеме юкмы икән? ”

“Җәй бит... Капка төпләрендә чүп үсә, каз, сыер, сарык йөри дигәндәй. Кеше үзенең капка төбен, бакча буйлап койма кырларын җыештырырга тиештер дип саныйм, моның берәр законымы, нигезләмәсеме юкмы икән? Капка төбенә кеше агач утыртса аны саклый, һәм башкалардан да саклауны таләп итәргә хакы бармы?”

Әлеге сорау белән районның ветеринария берләшмәсенә һәм прокуратурага мөрәҗәгать иттек. Һәм районның ветеринария берләшмәсе җитәкесе Алмаз Исрафиловтан түбәндәге җавапны алдык:

“Сезнең хатыгызга җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итәм:
1. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2006нчы елны 3нче апрелендә “Шәхси йорт тирәсендә һәм ачык типтагы кошчылык хуҗалыкларында кошлар тотуның Ветеринар кагыйдәләрен раслау турында” 3нче номерлы фәманының 2.2нче пунктында “Йорт яннарында кошлар тоту һәм үрчетүгә бәйле булган объектларны урнаштырганда, төзегәндә, кулланылышка керткәндә түбәндәге таләпләр каралган:
  - йорт яны территориясе койма белән әйләндерелгән һәм төзекләндерелгән булырга тиеш;
  - йорт тирәсендә берничә төрле кош асраганда, аларның аерым торуларын тәэмин итү зарур.

2. ТР Балтач муниципаль районының Балтач шәһәр җирлегенең (26.09.2017) “ТР Балтач муниципаль районының Балтач шәһәр җирлеге” муниципаль берәмлекләр территориясендә төзекләндерү кагыйдәләрен раслау турында” киңәшмәсенең 58нче номерлы карарының 14.8, 14.13 пунктлары һәм 14.14нче пунктның 4нче өлешендә түбәндәгеләр каралган:

Пункт 14.8. Йорт хайваннарының һәм кош-корт хуҗалары ишегаллары, тротуарлар, урам, парклар, газон, балалар мәйданчыкларын, сквер һәм мәйданнарны, шулай ук торак йортларның подьездларын пычратуны булдырмаска бурычлы;

Пункт 14.13. Йорт кәҗәләре фәкать өй яны территориясендәге киртә абзарларда яки хуҗа карамагында көтүлектә булырга тиеш;

Пункт 13.14, 4нче өлеш. Хайван һәм кошларны күзәтүсез килеш торак пункт территорияләренә чыгару рөхсәт ителми.

Соңгы вакытта кош гриппының куркыныч янавын исәпкә алып, һәм югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, хуҗаларга йорт кошларын һәм хайваннарны аларның башка хайваннар белән бәйләнешкә керүләренә юл куймый торган шартларда тотарга киңәш итәбез. Терлек азыгын да ябык урыннарда сакларга кирәк.”

Прокуратурадан килгән җавапны "Хезмәт"нең киләсе саннарында укырсыз.


Зөлфия Шакирова,
Миләүшә Халикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев