Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Карама яшенә, кара эшенә, диләр «Арбор»да

Олы яшьтә булуга карамастан, заманча техника белән уртак тел табып, зур уңышларга ирешергә мөмкин.

Мари Ил Республикасы чигендә урнашкан «Арбор» күмәк хуҗалыгы хезмәтчәннәре башкалардан калышмый, алай гына түгел, бер адым алда барырга тырышалар, читтән ярдәм көтми, үз тормышларын үзләре көйләп барып, көн күрәләр.

Җәйгә аяк басуга, терлек азыгы хәзерләүгә бердәм керештеләр. Нәтиҗәсе – сыйфатлы туклыклы терлек азыгы хәзерләп, хуҗалык беренче нәтиҗәләр ясау барышында районда иң алдынгы урынга лаек булды, ә инде икенче нәтиҗә йомгаклары буенча өченче урынны алдылар. Мондый тотрыклылык урындагы эшне оештыру белән бергә, механизаторларның, барлык хезмәтчәннәрнең бердәм эшләү нәтиҗәсе булып тора. Шөкер, ел саен терлек азыгын мул   хәзерләргә тырышабыз, узган елгы сенажларыбызны быелгы августның уртасына кадәр ашаттык, инде яңа базны ачып, өзеклек булдырмый терлек ашатуны бер җае белән алып барабыз, ди хуҗалык рәисе Хәмит Баязитов. 2021 ел нәтиҗәләре буенча барлык күрсәткечләрне исәпкә алсаң, хуҗалык районда үсештә булган беренче ун хуҗалык исемлегендә. Исәп-хисап җыелышында чыгыш ясаганда район башлыгы Рамил Нотфуллин, 2021 авыр хуҗалык елында бөртеклеләрнең һәр гектарыннан районда уртача 21,5 центнер уңыш алганда, арборлылар уңышының һәр гектардан 24,6 центнер булуы бу өлкәдә эшнең торышы турында үзе сөйли, дип ассызыклап узган иде. «Арбор» хуҗалыгы рәисе Хәмит Баязитов белән быелгы урып-җыю барышы турында әңгәмә корып алдык.

– Һәр ел үзенчә, үзенең авырлыгы да була, әмма эшнең нәтиҗәсе уңай булса, бар да онытыла. Быел һәр җирдәгечә, уңыш яхшы, шуңа егетләребез дәртләнеп эшли. Алдагы елларда бездә урып-җыюда 4 «Нива» комбайны катнашкан булса, икенче ел инде ике яңа «АКРОС» комбайннары барлык мәйданнарны җыеп алырга мөмкинлек бирә. Быел комбайнчылар  үзләре генә эшлиләр, ярдәмчеләре юк. Бу адымга комбайнчылар тәкъдиме буенча бардык. Нурулла Ульданов, Илнар Зиннәтуллин тырышып, эшнең тәмен белеп эшлиләр. Һава шартларының яхшы килүе нәтиҗәсендә иген амбарларга коры килеш кайта, бу инде амбар хуҗалыгына эш кимрәк, дигән сүз. Кырлардан салам җыеп алу бераз кулны тота, моңарчы ике чит ил саламтөргеч бар иде, өстәмә көчлерәген алдык, әмма алар да кызу көнне саламнарны рулонлый алмыйлар, рулоннары тарала. Чык төшкән көнне иртән чыгып, ничек булса да вакытында эшләп калыйк, дип тракторчы егетләребез Айрат Мифтахов, Рәис Гозәеров һәм Фәннур Гаязетдинов көчләрен кызганмыйлар, тырышалар, ди рәис.

Хуҗалыкның баш агрономы Марат Галләмов әйтүенчә, хуҗалык амбарларына 51 мең центнердан артык ашлык кайтарылган, һәр гектардан җыелган уңыш та районда иң югарылардан. Минераль ашламаларны тиешенчә кертү, чәчүдә, игеннәрне саклауда, тукландыруда эшләгән механизаторларның хезмәт нәтиҗәсе сөендерә. Чәчүдә һәм җир әзерләүдә әтиле-уллы Фәнил һәм Фәннур Гаязетдиновлар, Илсур Хәбибуллин, Илнар Зиннәтуллин булсынга эшләделәр, кукуруз чәчүне «МТЗ-82» тракторы белән Айрат Мифтахов башкарып чыкты, рәхмәт аларга, ди баш агроном. Һава торышын күреп торасыз, шулай да чәчүгә керештек (бу сөйләшү 28 август көнне булды), мәйданнар зур булмаса да, көзен чәчсәң, тузанга чәч, дигән халык әйтеме бар бит. Иң югары уңыш язгы бодайдан булган – һәр гектардан уртача 63 центнер, арпа, солы һәр гектардан 58-59 центнер уңыш белән сөендергән.

Туган төбәгендә 1976 елдан комбайнчы ярдәмчесе, ә инде 1979 елдан комбайн штурвалын үзенең ныклы кулларына алган Нурулла Ульдановның кәефе күтәренке. Боерган булса, 60ны тутырырга исәп, чылбырлы тракторны да иярлим, комбайнда да эшлим, яшь бара, дип булмый, заманча техниканы да өйрәнергә туры килә, ди тырыш игенче. Комбайннарның төрлесендә эшләдем, узган ел барлык жирдә монитор, кнопкалар белән шыплап тутырган шушы «АКРОС» комбайнын ышанып тапшыргач, башта шикләндем. Эшли башлагач, була икән, кышын килеп яңадан өйрәтеп тә киттеләр, хәзер инде ияләндем. Эх, бер 10-15 ел элек булган булса мондый комбайннар, ди ул.

Аның белән беррәттән хезмәт куючы комбайнчы Илнур Зиннәтуллин төрле маркадагы тракторларда эшләгән, бу яңа комбайнда икенче елы. Тәҗрибәсе зур булган, ярдәмгә килергә һәрчак әзер Нурулла Ульданов белән иңне-иңгә терәп хуҗалыкның барлык иген мәйданнарын  җыеп алучы комбайнчылар хезмәтенә сокланып кайттык. Аларның һәр икесе дә районда иң күп ашлык суктыручылар исемлегенең башында. «КамАЗ» шоферлары Марат Гарифуллин һәм Зиннур Галләмов ашлыкны ындырга ташуда өзеклек тудырмыйлар.

Бу хуҗалык хезмәтчәннәренең мактаулы хезмәтләре белән таныштыруны алдагы язмаларда әле дәвам итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Арбор" күмәк хуҗалыгы