Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Кайда тудым, шунда ярадым!».

Уйласаң, авылда да бар бит акчалы эшләр...

«Яңа тормыш» җәмгыятенең дуңгызчылык тармагы буенча алдынгы терлекчесе Галина Туктарованың яраткан сүзе бу: «Кайда тудым, шунда ярадым!». 1987 елдан бирле инде Галина ханым туган авылында урнашкан терлекчелек комплексында дуңгызлар карый – шушы дәвер эчендә балалату бүлегендә дә эшли, үрчем алуда да хезмәт куя, хәзер исә симертү бүлегендә. Дуңгызлар тәрбияләүнең-үрчетүнең бөтен нечкәлекләрен дә диярлек белә. Хезмәтен бик яратып башкара. Ире дә 30 елдан артык җәмгыятьтә уңган механизатор буларак танылган кеше. «Без гади авыл кешеләре, тормышыбыз да авыл белән бәйле», ди ул. Казанда укып, Оргсинтез заводында эшләгәндә үк үзенең авылга якын кеше икәнлеген тоя ул, кире авылына кайта, шунда гаилә кора, өч бала үстерәләр, инде балалары гаилә корды, өч оныклары бар. «Эш авыр, әмма эш шартларына, хезмәт хакына карасаң, һич кенә дә китәсе килми бу эштән, үзенә тартып тора», дип, хезмәт сөючәнлеген янәдән раслап куйды Галина Николаевна. «Совет заманындагы корылма дип кенә карамагыз, аның эчендә уңайлыклар тудырылган, душ бүлмәләре бар, киенү-чишенү урыннары аерым», дип тә өстәде. Дуңгызлар да биредә җылы идәннән атлый икән. Яшьләрнең фермага эшкә килмәүләренә борчыла Галина Николаевна, калада җайлы, акчалы эш эзләп калуларын өнәп бетерми. Уйласаң, авылда да бар бит акчалы эшләр дип, Иске Көшкәт авылының күз карасыдай булган дуңгыз фермасына ишарәли.

Галина Николаевна өендә дә күп итеп маллар асрый, иптәше белән җәмгыятьтә икәүләп эшләгәч, малларга азыкны да күп бирә идарә. Барыннан да канәгать хезмәт кешесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекче