Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Кайтам»: Татарстан бөтен Россиядән булачак аграрийларны җыячак

Бөтен Россиядән аграр югары һәм урта махсус уку йортларының 200дән артык студенты «Кайтам» мәгариф программасында катнашачак.

Чара 12-16 сентябрь көннәрендә Лаеш районында «Звездный» укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә узачак. Гаризаны 2021 елның 5 сентябренә кадәр тапшырырга мөмкин. Бу хакта бүген «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Белем бирү программасының максаты - булачак белгечләрне авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җәлеп итү, эш үзенчәлекләре белән танышу һәм алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ренат Садыйков сүзләренә караганда, республикада дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә 800дән артык проект һәм чара тормышка ашырыла. Әлеге проектларның һәм чараларның 70% тан артыгы республиканың авыл муниципаль районнары яшьләре катнаша.

Шулай итеп, аграр һөнәрләрне популярлаштыруга һәм авыл хуҗалыгы хезмәтенең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән һөнәри юнәлеш бирүче проектлар гамәлгә ашырыла. «SUNNYФЕСТ» креатив чаналар фестивале, «Авылда социаль проектлаштыру» конкурсы, «Яшь фермер» халыкара бизнес уенының региональ этабы, «Авыл көче» белем бирү проекты үткәрелә. Яшь кешеләр «Яшь гаилә», «Авыл ипотекасы - 3%», «Арендалы торак» һ.б. программалары буенча ипотека ала алалар. Узган ел шулай ук Халыкара авыл яшьләре конгрессы узды, анда 25 ил һәм Россиянең 50 төбәгеннән вәкилләр катнашты.

«Безнең өчен, яшәү урынына карамастан, һәр яшь кешенең үз-үзен тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләр алуы мөһим. "Кайтам" - республика өчен уникаль һәм мөһим проект, аның кысаларында без Татарстанның авыл яшьләрен генә түгел, бөтен Россияне дә берләштерәбез. Проекттан без авыл яшьләре өчен социаль юнәлешле проектлар күбрәк булсын өчен, нинди юнәлештә көчәюебез, алар сыйфатлырак һәм нәтиҗәлерәк эшләсен өчен җитди нәтиҗәләр көтәбез», – дип ассызыклады Ринат Садыйков.

Проектның кыйммәте һәм аны үстерү зарурлыгы 2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанның 43 районында агросәнәгать комплексы белгечләренә ихтыяҗ 845 кеше тәшкил итә. Ел саен укуның барлык рәвешләрен исәпкә алып, 2000 дән артык кеше чыгарыла. Соңгы өч елда авылда эшкә урнашкан 30 яшькә кадәрге яшьләр нибары 9% тәшкил итә, ә пенсия яшеннән өлкәнрәкләр өлеше 3 ел эчендә 4% ка арткан.

"Министрлык үз ягыннан белгечләрне авылга җәлеп итү өчен мөмкин булган барлык чараларны да күрә. Яшь белгечләргә ВУЗны тәмамлаучылар өчен 300 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата пособие, техникумны тәмамлаучылар өчен 150 мең сум, төп хезмәт хакына бюджеттан ай саен 7 500 сум, чыгарылыш сыйныф укучыларының ике категориясенә ел дәвамында өстәмә түләүләр каралган. Шулай ук "50/50 программасы" эшли, аның кысаларында студент авыл хуҗалыгы предприятиесе степендиаты булара максатчан белем ала, ә аннан соң авыл җирлегенә эшкә кайтырга һәм яшәргә мөмкинлек ала, – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов.

Катнашучыларны укыту тематик «авыллар» – бер җитештерү яки азык-төлек темасы белән берләшкән җәмгыятьләр составында узачак. Процесста Россия һәм Татарстан АПК базарында катнашучылар тәкъдим иткән реаль кейслар хәл ителәчәк. Программа нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы өчен авыл хуҗалыгы тармагында һөнәри үсешнең шәхси стратегиясе формалаштырылачак.

Моннан тыш, көндезге форматта катнаша алмаучылар өчен онлайн-платформа эшләтеп җибәреләчәк, ул барлык белем бирү программасын дистанцион рәвештә узарга мөмкинлек бирәчәк.

"Кайтам" проекты – ул дүрт көнлек лагерь гына түгел, ул авыл хуҗалыгы комплексында кадрлар белән тәэмин ителешне киләчәктә зур эшкәртүгә старт та. Әйтик, агымдагы елның октябрендә үк "Һөнәре буенча иң яхшы" бәйгесендә җиңүчеләрнең 24 җиңүчесе Хорватиягә ике атналык стажировка үтәргә барачак. Шулай ук авыл хуҗалыгында яшәүчеләр арасында киләчәк һөнәрләрен үзләштерү буенча проект эшләү планлаштырыла. Аның кысаларында без инде дүрт ил белән эшләячәкбез, аларда бу һөнәрләр бар инде», – дип уртаклашты «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова.

Проектның уникальлеге аспектларының берсе - алынган компетенцияләр һәр конкрет катнашучы чынбарлыгына җайлашачак.

АПК өлкәсен үстерүгә катнашучыларны алга таба өч формат җәлеп итү күздә тотыла: гамәлдәге предприятиегә эшкә урнашу, Татарстан Республикасы авыл территорияләрендә үз бизнесын үстерү, Татарстан Республикасының башка төбәкләр белән партнерлык кооперациясе.

Проект нәтиҗәләре буенча яшь белгечләрне авыл территорияләрендә эшләүгә яраклаштыру буенча методик материаллар җыентыгы басылачак, ул үзенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен теләсә кайсы предприятие, бизнес-оешма һәм АПК өлкәсе уку йорты тарафыннан кулланылырга мөмкин.

Катнашучыларны сайлап алу дәвам итә һәм конкурс нигезендә бара, катнашу өчен сылтама буенча форманы 5 сентябрьгә кадәр тутырырга кирәк. Туклану, яшәү һәм трансфер Казан – проектны үткәрү урыны – Казан кабул итүче як тарафыннан түләнә.

Чараны оештыручылар - «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәмендә Казан дәүләт аграр университеты.

Чыганак: minmol.tatarstan.ru

Пресс-служба Министерства по делам молодежи РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аграрийлар "Кайтам"