Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Казанда Татарстанның иң матур сыерын сайлаячаклар

Татарстанда беренче тапкыр «АГРОВОЛГА» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында нәселле терлекләр конкурсы узачак.

Татарстан Республикасында беренче тапкыр «АГРОВОЛГА» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында нәселле терлек конкурсы узачак, анда халыкара дәрәҗәдәге аккредитацияләнгән судьялар Голштин токымлы иң яхшы сыерларны билгеләячәк.

Инде хәзер үк Голштин токымлы эре мөгезле терлек җитештерүчеләр ассоциациясе белгечләре республиканың нәсел хуҗалыкларында терлекләрне продуктив һәм нәсел характеристикалары буенча алдан сайлап алалар. Заводчыларны терлекләрне күрсәтүгә әзерләү турында тулы мәгълүмат бирәләр һәм укыталар.

Мондый дәрәҗәдәге конкурсны уздыру өчен бүгенге көндә 100 башка кадәр сыйдырышлы Манеж төзелеше бара.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Голштин токымлы эре терлекләр ассоциациясе, сөт институты, сөт базарын өйрәнү үзәге, Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә киңәйтелгән эшлекле программа әзерләнә.

Терлекчелек блогыннан тыш, күргәзмәдә авыл хуҗалыгының башка тармаклары да тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә экспозицияләрендә катнашучылар техника, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү, авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе, үсемлекләрне саклау чаралары өлкәсендәге яңа казанышлар белән танышачак, яңа прогрессив агротехнологияләр һәм инновацияләр турында тулы мәгълүмат алачак, шулай ук боларның барысын да практикада күрә алачак.

«АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачык һавада һәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге павильоннары эчендә урбанистик-табигый күргәзмә экспозициясе форматында узачак.

Казанда, 2021 елның 1 июленнән 3 июльгә кадәр, АГРОВОЛГАда очрашканга кадәр!

Теркәлү өчен сылтама: www.agrovolga.org

 

Оештыручыларның контактлары:

Республика агросәнәгать инвестицияләр һәм инновацияләр үзәге ("РАЦИН «АҖ»)

420111, Россия, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36

Тел./факс: +7 (843) 221-77-95

E-mail: expo.racin@tatar.ru  Сайтлар: racin.ru, agrovolga.org

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Агроволга сыерлар бәйгесе