Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Казылыгыӊ тәмлеме, каймагыӊ куемы? (+фоторепортаж)

30 сентябрьдә Балтачыбызга Арча, Саба, Кукмара һәм Балтач районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүчеләр җыелды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге белгечләре тәкъдиме буенча  җитештерелә  торган  продукцияне   сатуда  ярдәм  итү юнәлешендә  чыгышлар, тәҗрибә уртаклашу оештырылды.

Моннан  тыш,  район  мәдәният  үзәге фойесында эшмәкәрләрнеӊ    казылык   һәм  сөт  продукциясе товарлары тәкъдим ителде.

Тамашачы сайлап, тавыш биргән иӊ яхшы җитештерүчеләр соӊыннан бүләкләргә лаек булдылар.

Сәхнәдә концерт номерлары һәм спектакль аша коопертивларга берләшү, авырлыклар алдында туктап калмау, ә бергә, бер максатка  тупланып эшләү турында эшмәкәрләргә сәнгать номерлары аша җиткерделәр.  

Икенче көнне, шушы чара  кысаларында төрле продукцияне   «Туган Як» («Родной Край») исеме  белән сату  проектының  презентациясе узды. Район утырышлар залыннан Германиядән онлайн режимында кооперация буенча  белән экспертлар белән аралашу булды.     


 

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кооперацияләр эшчәнлеге