Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Күңелендә җир эше һәм техника

Моннан 60 ел элек Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә җиденче, төпчек бала булып Илдус Хафизов дөньяга аваз сала. Кечкенәдән кул арасына кереп, хезмәт тәрбиясе белән барлык төр эшләрне дә башкарып үсәргә туры килә аңа. Балачагыннан кулы өйрәнгән эш күңеленә үтеп кереп, ул җир улына әйләнә.

Райондашларыбызга алдынгы комбайнчы буларак таныш Илдус абыйга техника җене каян кагылган, язманы шуннан башлыйк әле.

– Безнең гаиләдә техникада эшләгән бер генә кеше дә юк иде. Әтием Салих Бөек Ватан сугышы ветераны иде, ул аннан яраланып кайтып, уң як кулы эшләмәде. Мин инде мәктәптә белем алган вакытта ук техника арасында кайнашырга ярата идем, шуңа да мәктәпне тәмамлаганнан соң механизаторлар өчен оештырылган укуларда белем алып, техникада йөрергә алты айлык рөхсәт алдым. Шул ук елны «СК-3» комбайнында эшли башладым, арыш, борчак, печән ега, аннан шул печәнне төйий дә идем. Комбайнда эшләүче беренче генә елым түгел иде инде бу, 9 сыйныфны тәмамлаган елны Габделхәй Гайфетдиновта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп, ул мине бу һөнәрнең барлык нечкәлекләренә өйрәтте. Ул үзе дә, әтисе Габдрахман абый да бик алдынгы комбайнчылар иде. Мин әле дә аңа бик рәхмәтлемен. Кыш көне «ДТ-75» тракторында эшләдем. 1981 елның язында Армия сафларына киттем, Чита өлкәсендәге Байкал арты хәрби округында ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Кайткач миңа, ике абыең да милициядә, әйдә безгә эшкә кил, дип тә тәкъдим иттеләр, ул вакытта яңа гына ачылган СПТУга да мастер итеп чакырдылар, тик әти, улым, өйдә мал күп, колхозда эшләсәң ашлыгын да, печән-саламын да бирәләр, дигәч, яңадан үз эшемә әйләнеп кайтырга булдым. Шунда миңа яңа комбайн бирделәр, «Колос» дигән. Анда эшли башлаганда инженер Наил абый Гафетдинов бер-ике ел гына эшләп качасы түгел яме, дигән сүзләр җиткергән иде, аның ул сүзләре әле дә исемдә. Шул утырудан мин ул «кыр корабы»нда унике ел эшләдем. Язгы чәчү вакытларында «Т-150» тракторында да хезмәт куйдым, гомумән, шушы еллар эчендә эшләп карамаган техникалар күп калмагандыр. «ДОН»да да эшләдем, соңгы елларда «Акрос» комбайнын иярләдем. Районда иң беренче безнең хуҗалыкка кайткан иде ул һәм иң беренче эшләүчесе дә мин булдым. Анда 24 мең центнер ашлык сугып, беренчелекне алуга да ирештем. Комбайнда гына да 41 ел эшләдем мин, «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырган вакытта, район башлыгы Рамил Рашитович районда моның кадәр эшләүче башка юктыр да дип тә әйтте әле. Тик хәзер инде, сәламәтлек белән бәйле рәвештә, яраткан эшем белән саубуллашырга туры килде. Алай да «Сорнай»да хезмәт куям әле, төрле эшләрдә йөрим, – дип хезмәт юлы хакында бәян итте юбиляр.

Эшләгән еллары вакытында Илдус абый алдынгылар слетында гына да 22 мәртәбә сәхнәгә менә, күп тапкырлар Казанда да алдынгылар бәйрәмендә катнаша, ике тапкыр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Мактау таныклыгы белән бүләкләнә, Рәсәй Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына ия була һәм шуның белән хезмәт ветераны исемен алуга ирешә, 2017-2018 елларда Татарстанның иң яхшы комбайнчысы исемен ала.

Илдус абый әле дә эшен сагынуын яшерми, комбайн янына ашкынып бара идем мин, сәгать төнге унике-бергә кадәр ремонтлап, аннан соң өйгә кайтып керсәм дә, икенче көнне иртәнге дүрттә яңадан басу-кырларга ашкына идем. Комбайнчының комбайны һәрчак төзек булырга тиеш, бүген сугылмыйча калган бер-ике бункер ашлыкны иртәгәгә калдырып булмый, иртәгә инде суга да алмаска мөмкинсең, дип сөйли әңгәмәдәшем. Үзе чәчкән басуларның игенен үзе үк җыеп та алучы ул, андый мәйданнарда эшләгәндә күңелдәге хисләр дә икенче төрле, дип елмая Илдус абый. Бүгенге көндә дә тик торуны белми юбиляр. Хуҗалыкларында күп итеп мал-туар асрыйлар, кортчылык белән дә шөгыльләнәләр. Тормыш иптәше Гөлирам апа белән 36 ел иңне-иңгә куеп, киң, матур йортларында бүгенге көннәренә шөкер итеп яшиләр. Өч балалары да тормышта үз юлларын тапканнар. Олы уллары Дилүс район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя, кызлары Энҗе заправкада эшли, төпчекләре Динар тормыш иптәше Салисә белән әби-бабайны сөендереп, кечкенә Нурисламны тәрбияли.

Техника арасында кайнашудан тыш Илдус абый сәхнәләрдә җырлап та йөргән кеше, гармунда уйнау сәләте дә бар, штаттан тыш комсомол секретаре да булып эшләргә өлгергән. Бер булганнан бар да була диюләре юкка түгелдер шул. Карап торышка сабыр һәм тыныч кына тоелган Илдус абыйның күңелендә яшәү, эшләү өчен янып торуы эшенең нәтиҗәсеннән, бүгенге тормыш яшәешеннән күренә. Юбилярны гомер бәйрәме белән ихластан котлап, Гөлирам апа белән тигезлектә, балаларының игелеген күреп, оныгының шатлыкларына сөенеп, хезмәте һәрчак хөрмәтле булып, күңел тынычлыгы белән яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гомер бәйрәме