Күңелендә – халык мәнфәгате, максатында – авыл тормышы
Җитәкче постында утырган кешеләргә бездә төрле караш яши, күпләр аларның эшләре җайлы дип бәяли. Бу дөрестән дә шулаймы? Бүгенге язмабызда «Якты юл» җәмгыяте җитәкчесе Зиннур Әсхадуллин белән туган якка мөнәсәбәт, аның гади эшчедән хуҗалык рәисенә кадәр күтәрелгән чоры һәм киләчәккә булган планнары турында укыгыз.
Зиннур Нурлыҗанович армия сафларында хезмәт иткәннән соң, 1982 елда колхозда комбайнчы булып эшли башлый, шулай ук «кыр корабы»ннан бушаган арада тракторда да хезмәт куя. 1988 елда ул чактагы колхоз рәисе Хәмит Гәрәевич тырыш механизатор егетне бригадир итеп билгели һәм бу вазыйфада ул ун ел эшләгәннән соң, төзелеш бригадиры булып билгеләнә. Дүрт ел хуҗалыктагы төзелеш эшләре белән идарә иткәннән соң, җәмгыятьнең икътисадчысы итеп күчерелә. Биредә ул ун ел эшләп, аннан башта биш ел – баш инженер һәм тагын биш ел авыл җирлеге башлыгы булып эшли. Соңгы өч елда ул «Якты юл» хуҗалыгын җитәкли. Рәис вазыйфасын үти башлаганнан соң иң беренче үзгәреш кайсы тармакта булды икән, сүзне шуннан башлыйк әле.
– Төп эшне машина-трактор паркыннан башладык, анда техникалар бер дә әйбәт түгел иде, культиваторлар юк иде, аларны яңаны алдык. Аннан соң ферма эшчәнлегенә дә үзгәреш керттек, иң беренче эш итеп Куныр фермасында азык цехы төзүне максат итеп куйдык. 2020 елда бу эшне башлап җибәреп, 2021 елның җәй аенда аны кулланылышка тапшырдык. Хәзер биредә ике авыл фермасына да, ягъни Куныр һәм Шода фермаларына тегермән тартыла. Фуражга барлык кушылмалар кушылып, фермаларга озатыла. Әлеге азык цехы кыска гына вакыт аралыгында үзен аклады. Чөнки өстәмә техникалар да кулланырга кирәкми, фуражны төятү, җибәрү эшләрен дә бер кеше башкара. Тракторчылар өчен дә бик җайлы, цехка килә, рацион буенча ала да, тиешле абзарына кертә.
– Зиннур Нурлыҗанович, сүзне төзелеш эшләре белән дәвам итик әле. Планнарда мегаферма төзү дә бармы?
– Хуҗалыгыбызда вак-төяк ремонт эшләре белән беррәттән зур төзелешләр дә башкарыла. Көн таләбенә карасаң, мегаферманы төземичә булмый. Әлегә эшче кадрларга кытлык юк, ләкин яшьләрнең авылда калмавын исәпләп, алдагысын уйлаганда аны төзергә кирәк дигән план белән эшлибез һәм көзгә бу эшкә алынырга дигән максатыбыз да бар. Ул Куныр фермасы территориясендә урнашачак. Безнең инде болай да монда мал башы күбрәк. Кешеләрне эшкә йөртү проблемасы да юк, көнгә ике тапкыр автобус белән йөртү каралган. Соңгы елларда абзарларга игътибарны арттырдык, бозау тораклары начарланган иде. 2021 елның көзендә яңа бозау фермасының фундаменты салып калдырылды, быел инде төзелеш эшләре дә башланып китте. 2021 елда шулай ук ике траншея салдык, аннан алдагы елда да икене эшләгән идек, быелга тагын берне салырга дигән планыбыз бар.
– Төзелештә аз эш эшләнмәгән, керемнәрсез генә башкара торган эшләр түгел бу. Төп керем чыганагы терлекчелек өлкәсе 2021 елда нинди нәтиҗәләр күрсәтте?
– 2021 елда терлекчелектәге хезмәтебезне уңай күрсәткечләр белән төгәлләдек. Сөтне алдагы елга караганда 101 процентка, ит җитештерүне 102 процентка арттыра алдык. Бүгенге көндә хуҗалыкта 1805 баш мөгезле эре терлек бар, бу узган елга караганда 120 башка артык, шулай ук 89 атыбыз бар. Ел дәвамында 770 баш бозау алынды, бу алдагы ел белән чагыштырганда 102 башка күбрәк. Һәр сыердан 6981 килограмм сөт савылды, ә ел дәвамында ул барлыгы 3560 тонна булып, узган ел белән чагыштырганда 14 тоннага артык булды. Узган елда барлыгы 331 тонна ит җитештерелде. Көнлек үсеш 820 граммны тәшкил итте. Шуны искәртеп әйтәсем килә, терлекчелектән мул продукция аласыбыз килә икән, беренче чиратта азыкның сыйфатына игътибар бирергә кирәк. Яхшы сенаж хәзерләү өчен әйбәт чәчелгән чиста люцерна җире, силос хәзерлим дисәң, яхшы, иртә өлгерә торган сортлар куллану уңай нәтиҗә бирә. Узган елда барлыгы 2840 тонна азык берәмлеге әзерләнде, бу бер шартлы терлеккә алып караганда 20,8 центнерны тәшкил итә. Игенчелектә әйбәтләп эшләмичә, терлекчелектән керем алып булмый. Иртә яздан игенчелекне кайгыртырга кирәк. Ә бүгенге көндә иң төп бурычыбыз язгы кыр эшләренә әзерлек алып бару. Ашлама әлегә 100 тонна тупланган килеш, тагын 100 тонна селитрага һәм 100 тонна катлаулы ашламага акча түләп куйдык.
– Ә гомумән, 2021 елны уңыш алу ягыннан ничек бәяләр идегез?
– Узган ел көзге культуралар уңышы чагыштырмача яхшы булды, арыш та, бодай да. Аларның уҗымы көздән үк әйбәт булып калган иде, яздан тиешенчә тукландыргач, алар тагын да алдырып китте. Ә язгы культуралар бик начар булдылар. Терлек азыгы әзерләү өчен безнең як зонада шартлар аеруча начар булды. «Активист» белән ике арада кисеп алган шикелле, күршеләр ягында яңгыр яуды һәм аның нәтиҗәсендә 24-25 центнер уңыш алдык, ә бу якка таба китеп инде уңыш булмады. Сенажларны Марига барып салырга да мәҗбүр булдык. Узган елгы азыклар белән быелны чыгарбыз дип торабыз, үзебезнең фураж да җитәргә тиеш. Кукурузны гына ай саен 35-40 тонна тирәсе алып торабыз. Һава шартларына бәйле рәвештә печәнне үз басуларыбыздан хезмәткәрләргә бөтенләй дә бирә алмадык, хуҗалыгыбызда да 1850 баш терлек бар, аны да туендырырга кирәк бит әле. Шуңа да Киров өлкәсенә барып, кирәк кешегә печәнне шуннан чабып, пресслап алып кайтып бирдек. Алдагы елда уңыш ничек булыр, анысын вакыт күрсәтер, шулай да дым булмау сәбәпле уҗымнарның кышка бик әйбәт халәттә кермәве күңелне борчымый түгел, алай да алдырып китәр дип өметләнәбез. Иң мөһиме яңгырлар булсын, алар булса, терлек азыгы булачак.
– Машина-трактор паркы начар хәлдә иде дидегез, соңгы елларда тагын нинди яңарышлар булды бу тармакта?
– Сүз дә юк, техникалар, бигрәк тә, авыл хуҗалыгы машиналары бик тузган хәлдә. Аңлыйм, көндәлек ватылган иске техникада механизаторларга да эшләве җиңел түгел. Мөмкинлекләрдән чыгып без аларны яңарту өстендә эшләячәкбез һәм 2021 елда гына да 16 миллионлык яңа техника сатып алдык. Ул «Полесье» комбайны, «Т-150» тракторы белән фронтальный погрузчик, культиватор, чизельле сука, пресс. Механизаторларыбыз да үз эшләренең чын осталары, араларында озак еллардан бирле лаеклы хезмәт күрсәтүчеләре дә, алар сафына яңа гына кереп баручылары да бар. Кайтам дигән яшьләр дә бар, алар инде торак мәсьәләсен дә сорый, кайтып эшлим диючеләргә без һәрчак ярдәм итәргә әзербез.
– Элиталы орлыклар белән эшлисезме?
– 50 процент орлыгыбыз элиталы, ел саен симәнә алып торабыз. Күп күләмдә булмаса да, ике-өч тонна алып, шуны арттырабыз. Люцерна басуларыбыз бик начар иде, 15 гектарга Германиядән кайткан сортны, ә «Гүзәл» һәм «Пастбищный» дигән сортларны 50шәр гектар мәйданга чәчтек. Быелга тагын чит илдән алырга планлаштырабыз. Кукуруз симәнәсенә килгәндә, анысы алынган инде, быел узган елгыдан 100 гектарга арттырып, гомуми мәйданын 450 гектар итәчәкбез. Орлыкка алу мәйданнарын да күбәйтергә булдык. Узган ел 10 гектар мәйданда орлыкка сугып карадык, эшли алдык һәм алга таба да бу юнәлештә әйбәтләп эшләргә кирәк икән дигән нәтиҗәгә килдек.
Авыл җирлеге башлыгы булудан туктаса да, Зиннур Нурлыҗанович янына әле дә төрле гозерләр белән, бигрәк тә авыл тормышына бәйле булганнары белән керәләр икән. «Авыл җирлеге башлыгының эше күбрәк аның, чөнки анда минем карамакта җиде авыл иде, аларда җиде төрле милләт халкы яши иде, ә биредә ике авыл – Куныр һәм Шода. Үзем шушы авылныкы булгач, биредә минем гомерем буе белгән кешеләрем яши һәм эшли. Кая гына барсаң да эшләргә кирәк. Мин дә шул сүзләрне максат итеп эшкә алындым. Шуңа да нинди генә гозер белән кергән кешегә дә ярдәм итү ягын карыйм. Шул ук вакытта авыл җирлеге башлыгы, мәктәп директоры белән бергә эшлибез», ди җитәкче.
«Якты юл» җитәкчесе Зиннур Нурлыҗанович белән корган әңгәмәбез вакытында аның үзенә карата тәнкыйди фикер белән яшәвен дә аңладым. Ниндидер эшләре көткән нәтиҗәне бирмәгәндә шул тармак өчен җаваплы белгечкә генә бөтен җаваплылыкны калдырмый ул, мин аны күрергә тиеш идем бит, дип үзен тәнкыйть утында тота. Быел эшләп карап, уңай нәтиҗә күрмәгән эшләрен икенче елга башкача башкарырга кирәклеген дә күңел дәфтәренә язып куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев