Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Келәтләр туламы әле?

27 июль көнне районыбызда 2018 ел урагы башланды. Урып-җыюга беренчеләрдән булып “Труд” хуҗалыгы кереште. Алар шул көнне 60 тонна бодай суктырып алуга иреште.

Әле урып-җыю кампаниясе тулы куәтенә көч алды дип әйтергә иртәрәк. Республиканың иң төньягындагы район буларак һәм, билгеле, язның, җәйнең унбиш көнгә соңаруы да эзсез калмады: быел уракка бераз соңарып керешелде, өстәвенә әле, һава торышына бәйле рәвештә, барлык басулар да тигез өлгермәгән. Хуҗалыклар, нигездә, көзге бодай һәм арыш суктыралар. Башка еллардан аермалы буларак, инде костер орлыгы амбарларга кайтарылып бетте.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 2 августка алынган мәгълүматлар буенча, тулаем алганда, хуҗалык амбарларына барлыгы 7939 тонна ашлык кайткан. Шуның 2814 тоннасы 1 августта кайтартылган. Район буенча уртача уңыш бер гектардан хәзергә 34,1 центнер тәшкил итә. Тимирязев исемендәге хуҗалыкта 44 гектар мәйдандагы көзге бодайның бер гектары уртача 49 центнер уңыш белән сөендергән. Бу хуҗалыкта һәм «Татарстан»да уртача уңыш 42 центнер, ә “Дуслык” хуҗалыгында бу күрсәткеч – 41,20 центнер.
Димәк, эш башланды. Хәерле сәгатьтә, Игенче!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте