Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кемдә арта, кемдә кими?

Соңгы елларда сыер асраучылар сизелерлек артты

“Районыбызда үз хуҗалыгында өстәмә акча эшләргә теләүчеләр арта. Акрынлап булса да, сөткә бәяләр күтәрелү, тотрыклылану, хөкүмәтнең субсидияләре белән кызыксындыруы эзсез калмады – соңгы елларда сыер асраучылар сизелерлек артты. 1 майда районыбызда шәхси хуҗалыкларда 5794 сыер булса, 1 октябрьга бу сан 6091гә җитте” – күптән түгел газетабызда әнә шулай дип язган идек.

Шушы көннәрдә редакциябезгә республика районнары буенча һәр авыл җирлегендә 100 хуҗалыкта асралучы шартлы терлекләр саны турында мәгълүмат килеп иреште. Шөкер, бу исемлектә дә районыбыз соңгы өч елда плюс белән баручыларның алгы сафында. Бер караганда, барысы да әйбәт кебек. Әмма күрсәткечләрне анализлап карасаң, өч ел эчендә күрсәткечләрнең кайбер авыл җирлекләрендә “уйнап” торуы күзгә ташлана. Әйтик, Карадуган җирле үзидарәсендә 2015 елда 100 хуҗалыкка күчереп исәпләгәндә 65 сыер асралса, бер елдан ул сигезгә кими, быел дүрткә артса да, әлегә беренче күрсәткечләрен куып җитә алмыйлар. Балтач җирлегендә, киресенчә, 2016 елда күрсәткечләрен бергә булса да арттыра алсалар, быел иң зур чигенеш аларда. Шулай ук Урта Көшкәт, Куныр җирлекләрендә дә кимү күзәтелә. Үткән елгы күрсәткечләрен уникегә арттыра алган Субаш җирлеге, алардан азга гына калышкан Смәел, Нөнәгәр, Сосна җирлекләрендәге кебек, һәркайда үсеш сизелерлек булса, гомуми күрсәткечебез тагын да матуррак булыр иде. Димәк, әле канәгатьләнергә иртәрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлек