Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кемдә – арта, кемдә –кими яки җәй сөт чоры диләр. Шулаймы?

Бүген районда бер көндә 218 тоннадан артык сөт җитештерелә, үткән ел бу күрсәткеч 210 тоннадан артыграк булган. Монысы бик әйбәт. Тик бу гына канәгатьләнергә нигез була алмый, чөнки саннар төрледән-төрле.

Сөт тирәсендә көздән купкан шау-шулы вәзгыять уйланмас җирдән дә күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Әле дә безнең район хуҗалыклары, үз каралтысында сыер асраучылар бирешмәскә тырышып, “сөткә бәя төшкән саен сыер бетерә башласаң”, принцибын алды. Шушы шартларда сөт җитештерүне алдагы ел белән чагыштырганда арттыра алган берничә районның берсе, алай гына да түгел, лидерларның берсе без. Бүген районда бер көндә 218 тоннадан артык сөт җитештерелә, үткән ел бу күрсәткеч 210 тоннадан артыграк булган. Монысы бик әйбәт. Тик бу гына канәгатьләнергә нигез була алмый, чөнки саннар төрледән-төрле.

Шунысы да бар: әгәр барлык хуҗалыклар да сөт җитештерүдә бердәй эшләсә, күрсәткечләрен бердәй яхшырта алса, бу сан күпкә югарырак булыр иде. Әйтик, “Дуслык” хуҗалыгы бүген үткән елның шушы чорыннан көн саен 2,5 тоннадан артык сөтне күбрәк сава. «Бөрбаш»та алардан азга гына калышсалар, “Смәел”дә бу күрсәткеч 2375 килограмм, “Труд”та – 1376, Тукай исемендәге хуҗалыкта – 960 килограмм. Ничә еллар бу өлкәдә тәнкыйтьләнгән тукайлыларның үсеше икеләтә куандыра. Димәк, барлык хуҗалыкларның да эчке резервлары бар, дөрес итеп файдалана гына белмиләр дигәнгә тагын бер дәлил бу кадәресе. Шул ук вакытта ун (!) хуҗалык сөтне алдагы елдан кимрәк җитештерә. Иң зур чигенеш “Алга”да: 1912 килограмм, “Сосна”да 1158, “Кама”да 895 килограмм сөт кимрәк. Шулай ук “Сорнай”, Тимирязев исемендәге, “Игенче” хуҗалыкларында да чигенеш сизелерлек: 600-700 килограмм тирәсе. Бу чигенешләр булмаганда гына да күрсәткечләр башкача булыр иде.

Газета укучыларыбыз хәтерли булыр: үткән ел без, сөенә-сөенә, районыбызда тагын берничә мегаферма төзеләчәк, кызыксынучылар да бар дип хәбәр иткән идек. Сөткә бәяләрнең гомер күрелмәгәнчә төшүе мондый нияттәге җитәкчеләребезне икеләндермәдеме икән, алар бу ниятләреннән кайтмаганмы? Шуны белешергә булдык.

– Көздән инде мегаферма төзү өчен кирәкле документлар артыннан йөри башлаган “Татарстан”, “Кызыл юл” хуҗалыклары бу эшне туктатмады. Бик күп кирәкле кәгазь-белешмәләрне туплап бетерә алдылар. Ныклап кызыксынып, “Маяк” хуҗалыгы – 500, Тимирязев исемендәге хуҗалык – 1000, “Яңа тормыш” – 800, “Сосна” – 600, “Бөрбаш” – 600 һәм “Игенче” хуҗалыгы 1200 башлык заманча ферма-абзарлар төзергә ниятләгән иде. Әмма әлегә ачыклык кергәнчегә кадәр дип сабыр итеп торырга булдылар. Шушы көннәрдә республика буенча шундый кызыксынган хуҗалыкларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына чакырып сөйләштеләр. Бездән биш хуҗалык вәкилләре барды. Җитәкчеләребез кредитлар алсак, ә бу фермаларны кредит алмый гына төзеп булмый һәм дәүләт әлеге сумманың 40процентын кире кайтарырга ышандыра, түли алмасак, дип икеләнә. Менә шушы икеләнү әлегә күпчелек хуҗалыкларны 100-200 башлык сыер абзарларына капиталь ремонт үткәрү буенча шулай ук дәүләт программасына кушылырга да шикләндерә. Әлегә бу уңайдан да ниндидер ачыклык булганын көтү позициясен алдылар, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш белгече Рафис Каюмов.

– Кире чигенергә уйлаган юк, – ди “Татарстан” хуҗалыгының баш зоотехнигы Рафис абый Галимуллин. – 1600 башлык комплексның көзгә 800 башлык сыер торагы һәм саву залы сафка басар дип планлаштырабыз. Документ эшләре тәртиптә инде, проектлар әзер, планлаштыру үткән. Шушы көннәрдә тирә-юнен коймалап алуны башладылар. Аннан субайлар сугылачак. Шуннан эш китәр дип уйлыйбыз. Сүз уңаеннан, югалган бәяләр хисабына бер литр сөткә өч сум исәбеннән дәүләт ярдәме бик вакытлы булды, юкса, безнеке кебек күп сөт җитештергән хуҗалыкларда югалтулар да бихисап була иде. Әле һаман да барысы да үз урынына кайтыр дип өметләнәбез.

– Бездә дә төзелешкә рөхсәт бирә торган бөтен документлар әзер, металл каркаслар да кайтты, – ди бу хакта сорагач, “Кызыл юл” хуҗалыгының баш зоотехнигы Ирек Мәннапов. – Бүген койма тоталар (төзелеш башлауда иң төп шарт – ред.), субайлар кагалар, балчык эшләре эшләнә. Әлегә кредитлар мәсьәләсе хәл ителмәде, үзебезнең акчага эш башладык. 1000 башка исәпләнгән бу комплексның беренче өлешен – 500 башлык абзар белән саву залын көзгә яки киләсе елның башына тапшыра алсак, әйбәт булыр иде.

Гөлсинә ГАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт җитештерү