Кенәбашта робот сыер сава яки яңалыкка омтылу (+ фоторепортаж)
«Игенче»дә роботлы ферма барлыгын әле күпләр белми. Эшен яңарак кына башлаган, үзләре өчен дә яңалык булган бу өлкәдә бүген эшләр ничегрәк бара, сыерлар роботка ияләшәме, бүгенге язмам әнә шулар хакында
Районыбыз авыл хуҗалыгы гел яңарышта. Замана белән бергә атлаучы, үзгәрешләр яклы булучы җитәкчеләрнең дә тырышлыгы бу. «Игенче» хуҗалыгының Кенәбаш фермасында сыерларны робот сава дигән хәбәрне ишеткәч үк бу күренешне күрәсе килгән иде. Районыбызның берничә хуҗалыгында булган карусельле мегаферма кебектер дип күзаллаган идем хәтта, ә юк, биредә сыерларны чыннан да робот сава. Тимирязев исемендәге хуҗалык үрнәгендә җиһазларның иң кәттәсен куйганнар монда. Әлегә Кенәбашта бер робот кына эшли, киләчәктә калган өчесе дә куллануга тартылачак.
Яңа ферманың төзелеше 2019 елның июнь аенда башланып киткән һәм узган ел тәмамланып, ферма кулланылышка тапшырылган. Бүгенге көндә әле ул тулы көченә эшләми, терлекчелектә 40 еллык эш стажы булган, Кенәбашта бишенче елын эшләүче ферма мөдире Мөбарәкҗан Рамазанов, әлегә бездә өйрәнү чоры, ди. 300 башка исәпләнгән фермада бүгенге көндә 240 баш буаз тана һәм 59 яңа бозаулаган сыерлар бар. Киләчәктә биредә бары тик сыерлар гына булачак, мал башы тутыруны да алдан кайгыртып куйганнар, Чехиядән 120 баш тана алып кайткан булганнар, алар Арбаш фермасында.
Әлегә биредә эш түбәндәгечә оештырылган, буаз таналарның бозаулар вакыты җиткәч, алар родильныйга озатылалар, аннан бозаулагач, янәдән әлеге фермага, ләкин инде савыла торган якка кертеләләр. Анда кергәч һәрбер сыерга номерлы чип тагыла, аның турындагы бөтен мәгълүмат компьютерга кертелә. Савылу тәртибе дә кызык, кайсы сыерның вакыты җиткәнен шул ук компьютердан да карап белеп була, шул ук вакытта сыер аны үзе дә сизә һәм роботка керергә чиратка килеп баса. Сыерларның чиратта торуын күрү бик кызыклы тоела, әлбәттә, ләкин бу чынлап та шулай. Кызык өчен генә савым залына үтеп булмый, анда керү өчен дә сыерларга ике ишек аша үтәргә кирәк, вакыты җитмәсә, ул ачылмый гына. Савым залына кереп баскач, махсус көйләнгән линия аша вакуум белән килеп, сыерның каршына 1 килограмм чамасы комбикорма салына һәм робот та үз эшен эшли башлый. Башта ул һәрбер имчәкне юып ала, аннан аерым-аерым һәрбер имчәккә аппарат кидерә, савып бетергәч, чиратлап аппаратны ала һәм имчәкләргә дезинфекция сиптереп куя. Сыерның ничә литр сөт биргәне, мастит юкмы, бар да тәртипме икәнен янәшәдәге компьютердан карап белеп була. Ләкин, анысы контроль өчен генә, чөнки робот үз эшен ялт итеп башкара. Кенәбаш авылында кайчандыр шундый ферма була дисәләр, мин ышанмас идем. Ләкин биредәге эшләрне күргәч, шаккатмый мөмкин түгел.
Ферманың үзе кебек биредә яшьләр эшли. Оператор егетләр Рәнис Солтанов белән Мирвәт Галимуллин чиратлап хезмәт куя. Чөнки бу тәүлек буе эшли торган ферма. Биредәге 59 сыерның кайберләре, мәсәлән күпсөтлеләре, көненә дүртәр, бишәр мәртәбә дә савылырга мөмкин. Азыкларны тәртипләп, малларны тәрбияләүдә Диләрә Галимуллина, Гөлүсә Камалиева һәм Эльвира Галимуллина эшли, сөтләрне кабул итеп, дәүләткә озатып торучы лаборантка – Рәмзия Каюмова. Тирес чыгару эше махсус җайланма ярдәмендә 2 сәгатьтән 2 сәгатькә башкарылып тора.
Мондый фермага ияләшүләр ничегрәк булды, дип кызыксынам Мөбарәкҗан абыйдан. – «Делаваль» дигән сервис үзәге үзләре шушы роботларны килеп урнаштырды, көйләде, ничек эшләгәнен күрсәтте, егетләрне өйрәтте, әле дә берәр сорау туса аларга мөрәҗәгать итәбез. Мин үзем мондый яңалыкларны уңай кабул итәм. Яңалыкка омтылу – ул киләчәкне кайгырту. Әлеге ферма да авыл халкын эшле итү максатыннан төзелде. Дөрес, хәзер фермага эшләргә киләм, дип атлыгып торучылар гына юк. Ә инде малларның ияләнүенә килгәндә, беренче 10-15 көне авыр булды. Хәзер инде үзегез күргәнчә, алар өйрәнде һәм барысы да җайлашты, – диде ферма мөдире.
Биредәге заманча шартлар сыерларга да уңай йогынты ясый, эссе көннәрдә сөтләрен дә киметмәгәннәр. 30 июнь көненә бер сыерга уртача сөт 26 килограмм тирәсе, ә тулаем савылган сөт 1425 килограмм булган. Робот сөтне сыйфаты буенча да аера, маститлы яки антибиотиклыны гомумигә кертми. Әлегә биредә 10 тонна сыйдырышлы зур савыт, махсус суыткыч тора, шундыйны ук тагын берне куярга планлаштыралар. Әлеге фермада маллар өчен генә түгел, биредә хезмәт куючылар өчен дә бөтен мөмкинлек эшләнгән: ял итү бүлмәсе, душлы юыну бүлмәсе бар.
Янәшәдә генә 200 башлык тагын бер сыер фермасы, аннан соң родильный урнашкан, болары югары фермалар дип аталып йөртелсә, аскысында 100 башлык сыер абзары урнашкан.
200 башлык сыер фермасында Алидә Юнысова, Миләүшә Сәләхетдинова, Инзилә Сәләхетдинова, Гүзәл Ситдыйкова, Гөлчәчәк Галиәхмәтова, Диләрә Габидуллиналар хезмәт куя. Родильныйда Ольга һәм Гыйльфан Фазыловлар эшли. Авылыбызга килен булып төшкәннән бирле, 1993 елдан алып Ольга апа хуҗалыкта хезмәт куя. Башта сыерлар сауды, соңгы елларда сыерлар бозаулатып, бозаулар тәрбияләүдә. – Бүгенге көндә 64 бозау бар, ике айга кадәр алар бездә үсә, аннан Түбән Кенә фермасына күчерелә, – дип эшләре белән кыскача таныштырып үтте Ольга ханым. Аскы фермада әниле-уллы Мәдинә һәм Инсаф Фәйзрахмановлар белән Резеда Һадиева эшли. Малларга ветеринар ярдәмен Айрат Ибраһимов белән Ләйсән Фәйзрахманова күрсәтә. Малларның тоякларын тәртипләп тору эше Раил Һадиевка йөкләнгән. Малларга азыкны «АКМ» белән «МТЗ-922» тракторын иярләүче Руслан Зыятдинов кертә, ә азыкны «МТЗ-82»дә эшләүче Илгиз Галимуллин төяп тора. Тирес чыгару эшендә Зөфәр Шәрәфетдинов белән Илфат Фәйзрахманов, тирес түгүдә Алмаз Гарипҗанов эшли. Менә шушы команда белән матур итеп эшлибез, һәрберсе үз эшенең остасы алар, – ди ферма мөдире.
Янәшәдә торган ике ферманы чагыштырып карасаң, күк белән җир арасы, берсе киләчәкне уйлап эшләнгән, икенчесе элеккедән калган, күнегелгән ферма. Яңасында һәркемнең эшләп карыйсы киләдер кебек тоелган иде дә, уңган-булган сыер савучыларыбыз анда күчәргә ашыкмый икән. Үзләре 20-25 ел эшләү дәверендә ияләнгән хезмәтне дәвам итү яклы алар.
Роботлы ферма бүген безнең өчен яңалык та, могҗиза да булып тора. Киләчәге булсын, гөрләп эшләсен, авыл халкын эшле итәргә дигән максатын тулысынча акласын иде дигән теләктә калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев