Кешене хезмәте хөрмәтле итә
Урган җирне борылып карагач, анда кабарып торган теземнәр калса, эштән тәм табып, рәхәт була инде, быел терлек азыгы була икән дип сөенәм, ә менә киресенчә булганда, үзеңне ничектер гаепле дә хис итәсең әле.
Быелгы җәйдә «Яңа тормыш» җәмгыятенең урып-җыю чоры һәм терлек азыгы хәзерләү кампаниясе белән танышырга дип килгәч, "Магдон«да эшләүче Илшат Нәҗипов белән дә аралашып алган идем. Шул вакытта ук сөйләшүеннән сабыр, эшен күңелен биреп, җиренә җиткереп башкаручы кеше булуын аңларга мөмкин иде. Әлеге сүзләремә дәлил булып дигәндәй, шушы көннәрдә «Яңа тормыш» җәмгыяте механизаторы Илшат Нәкыйп улы Нәҗиповка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән исем бирелү указына кул кую турында хәбәр килеп иреште. Шул уңайдан Илшат Нәҗиповны мактаулы исемгә лаек булуы белән ихластан котлап, хезмәт юлы белән танышып үттек.
— Техника арасында чуала башлавым мәктәпкә укырга кергәнче үк башланды минем. Әни эштә, мине калдырырга кеше булмаган чакларда әти үзе белән эшкә ала иде. Әй рәхәт балачак иде ул, — дип истәлекләрен барлаудан башлады әңгәмәбезне Илшат Нәҗипов. — Әти гаражда помпотех булып эшләде. Ул басуга «Т-16» тракторы белән тырмалар, ул вакытта булган башка төр агрегатларны алып чыга иде, ватылган техникалар янына ремонтлашырга бара һәм мине дә үзе белән ала иде. Шул вакыттан мин тракторлар белән кызыксына башладым. Мәктәптә белем алганда, ул вакытта трактор правасына мәктәптә үк укып була иде бит, мин укып, права алдым. 1983 елда мәктәпне тәмамлап, колхозда «ДТ» тракторында хезмәт юлымны башлап җибәрдем. Ул вакытта икешәр смена эшли торган вакыт иде әле, мин Рәмзин Нәкыйпов белән шулай алмаш-тилмәш эшләдем. 1984 елдан 1986 елга кадәр армиядә хезмәт иттем һәм аннан кайткач хезмәт юлымны янәдән тракторда дәвам иттем, ләкин «Сельхозхимия» оешмасында. Анда ике ел «Т-150» тракторында эшләгәннән соң, ул чактагы колхоз рәисе Кашаф Билалович, «Илшат, әтиең дә гомер буе бездә эшләгән кеше, колхозны ташлап китәргә уйладың мени, кире кайтмыйсыңмы безгә?», дигәч, мин риза булдым һәм аның тырышлыгы белән хезмәт стажым өзелмичә, мин янәдән колхозда эшли башладым. Анда да миңа «Т-150» тракторын иярләргә туры килде. Ул трактор белән күлтиләү, сукалау эшләрен башкардым. Күпмедер эшләгәннән соң печән ура торган «Е-302» дигән комбайн бирделәр. Җәй көннәрендә "Т-150«не куеп торып, печән урдым, комбайн сезоны тәмамлангач, янә тракторыма утыра идем. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә «Т-150» тракторында эшли алмый башладым һәм мине мас-тер-наладчик итеп куйдылар. Моннан 11 ел элек хуҗалык яңа «Магдон» комбайны алып кайтты, беренче көненнән алып бүгенгәчә мин шунда эшлим. Моңарчы җиде комбайн урганны хәзер бер «Магдон» ура, диләр тракторчылар. Чутлап-чутлап карыйм инде мин үземнең эшләгән гектарларны һәм 3000 гектарга якын чыга. Аз сан түгел инде бу. Эшләгән чакта, әлбәттә, гектар гына чутламыйсың инде, уңыш өчен дә борчыласың. Уңышның бик әйбәт үскән еллары була, ә кайбер басуда теземгә салырлык та үлән булмый. Урган җирне борылып карагач, анда кабарып торган теземнәр калса, эштән тәм табып, рәхәт була инде, быел терлек азыгы була икән дип сөенәм, ә менә киресенчә булганда, үзеңне ничектер гаепле дә хис итәсең әле. Комбайнга эш беткәч, көздән язгача гаражда катоклар, чәчкечләр, төрле агрегатларны ремонтлап, икенче язгы чәчүгә әзерлибез. Шушылай эшли башлаганга да 41 ел вакыт үткән. Шушы еллар эчендә үзебез дә тәҗрибәле механизаторлардан ярдәм сорый идек. Мин инде әти белән киңәшә идем, аның белән колхозда алты ел бергә-бергә эшләдек әле без. Басуда ватылып калсам да әти сизә һәм килеп җитә иде, юкса телефон заманы булмаса да. Хәзер инде үземнән яшьләр киңәш сорый.
— Һәрберсенә ярдәм итә алганча булышам, белгән киңәшемне бирергә тырышам, белмәү гаеп эш түгел бит ул, белергә теләмәү гаеп, — ди әңгәмәдәшем.
Илшат абый хезмәтенә карата хөрмәтне күп күрә, «Е-302» комбайнында эшләгән вакытта алдынгылар слетында сәхнәгә чакырып та котлыйлар аны, район Сабантуй сәхнәсендә дә алдынгы буларак бүләкләнә, авыл сабан туенда да бик күп бүләкләр ала. Аның шушы уңышлары артында әти-әни тарафыннан бирелгән хезмәт тәрбиясе белән ныклы терәге — гаиләсе тора. Тормыш иптәше Сәвия ханымга бик рәхмәтле ул. Иртән уңышлы көннәр теләп, исән-сау эшләп кайт, дип озатып калганы, йорт тирәсендәге барлык эшләрне үзе эшләп, кичен ирен елмаеп каршы алганы өчен дә, иренең эшен аңлап кабул иткәне өчен дә бик хөрмәт итә аны Илшат абый. Гаиләдән килгән тәрбия буенча балалар да әти-әниләре өчен кайгырып тора торган булып үсәләр. Улым да, кызым да инде үз тормышлары белән яшиләр, алай да көн дә иртән дә, көндез дә, кич тә шалтыратып хәлемне беләләр, — ди сөенеп һәм горурланып Илшат абый.
— Илшат абый, «Магдон» белән дистә елдан артык эшләү дәверендә аның белән ярты сүздән дә аңлаша да башлагансыздыр инде?
— Техника җансыз, диләр, ләкин аның да җаны булмыйча калмыйдыр инде ул. Иртә баштан эшкә килүгә, нихәлләр, «Магдон», исән-сау гына тордыңмы, бүген исән-сау, ватылмыйча гына эшләп кайтыйк инде дим мин аңа. Эшләгән вакытта кабинага ят тавыш керсә, эштән туктап, карап чыгам инде, кайсы җире нишләде икән, дип. Кич кайткач, ярый «Магдон», бик зур рәхмәт, бүген әйбәт кенә эшләп кайттык, исән-сау тор, иртәгә тагын шулай бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын, дип саубуллашып кайтып китәм. Гараждагы егетләр мине ишетеп көлә инде, тимер бит ул, кем белән сөйләшәсең, дип. Озак еллар бергә эшләгәч, ул бик якынга әйләнә инде. Эшләгән вакытта ардырды инде, җитте, быел эшләсәм, икенче елга эшләмәм, дип әйтәсең дә, икенче ел карлар эреп, чирәмнәр чыга башлагач, комбайн ягына карый башлыйсың инде, кайчан комбайн белән чыгып, эшли башларбыз икән, дип. Техника җене кагылу шушы буладырмы инде...
Илшат Нәҗипов лаеклы исем алу белән хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә бик зур рәхмәтле, эшләгән эшемне күреп, зурлап бәяләгәннәре өчен рәхмәт аларга, ди ул. Атказанган механизаторга әле тагын озак еллар матур итеп эшләргә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев