Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кеше хезмәте белән матур

Элекке чорда фермада эшләгән апаларны бүгенге фермаларга алып керсәң, монда эш тә калмаган бит инде, менә безнең заманда иде ул эш, дип санап китәрләр кебек.

Алар саламны тагаракларга салып, суны чиләкләп ташып, онны сибеп башак та бирерләр, малларның асларын да кырып чистартырлар, һәрбер сыерның сөтен чиләк-көянтә белән ташып та йөриләр иде. Тик хәзер фермаларда да кул эше бик юк инде, заманча мегафермаларда, гомумән, бар эш компьютерлашкан. Тик менә шул элекке һәм заманча белән урталыкта калган фермаларыбыз да бар әле районыбызда. Сүзем Түбән Ушма фермасы хакында. 

Ферма территориясенә килеп керүгә үк күзгә рәт-рәт тезелеп киткән абзарлар күренде. Биредә бары тик савым сыерлары һәм бозаулар гына тора. Сыерларны бозаулату торагы булмау гына читен диләр сыер савучылар, чөнки сыер гадәти басып торган урынында бозаулый, аннан бозау әнисе янына аерым читлеккә урнаштырыла һәм 20 көн шунда тора. Бары тик шуннан соң гына ул бозаулар торагына күчерелә. Бозау үлемнәре хакында сорагач беравыздан, тьфу, тьфу әйтергә дә куркабыз, диделәр. Чөнки бу яктан проблемалары юк икән. Гомер-гомергә фермадагы төп темаларның берсе булып торган тояк авыруы хакында да сорамый кала алмадык, ферма мөдире Айдар Исмәгыйлев андый авыруның бүгенге көндә дә сакланып килүен, аның бигрәк тә сөтле сыерларда очравын һәм шул ук вакытта аңа каршы көрәшүләрен әйтте. Гадәттә, фермаларга баргач анда эшләүчеләр инде кайтып киткән була иде, биредә эш сәгатьләре башкачарак көйләнгән булу сәбәпле, без эшнең кызу чагына туры килдек. Беренче әңгәмәдәшем Ирина Волкова эшсез тора белүчеләрдән түгел, кайчандыр инде ул монда эшләгән булган, аннан киткән һәм менә бер ел элек яңадан фермага әйләнеп кайткан. «Мин маллардан башка тора алмыйм, үзебезнең дә абзар тулы мал безнең», дип сөйләп китте ул. Волковлар гаиләләре белән фермада эшлиләр икән. Иринаның тормыш иптәше Николай йөкче булып хезмәт куя, ә кайнанасы Татьяна 37 елдан артык биредә сыер сава.

– Фермага килүгә иң беренче эшебез сыерлар алдындагы ашауларны карап чыгып, тоз сибү, аннан җилемнәрен юып, саварга әзерләнү, – дип эш тәртипләре белән таныштырып үтте әңгәмәдәшем. Көнлек сауган сөт белән кызыксынып барасызмы дип соравымны гына көткәндәй, әйе, иртәнге савымда 500 литр булды, кичкесе 370 литр тирәсе була, гадәттә. Сыерлар бозаулый башлауга тагын да артачак әле. Эшегездә иң авыры нәрсә соң дигән соравыма әңгәмәдәшем озак та уйлап тормый, кечкенә бозауларны тәрбияләү, диде. Ирина белән сөйләшеп торган арада яныбызга тормыш иптәше Николай да килеп басты, үз эшләрен тәмамлаганнан соң хатынына булышырга ашыга икән ул. Бергә-бергә эшләгәч җиңелрәк, диләр алар. Николайның үзенә йөкләнгән эшләргә малларга кертелүче азык рационына тиешле кушылмалар, фураж салу, ат белән салам, печән кертү тора. Үз хуҗалыгыгызда да малларны бик күп асрыйсыз икән, авыр түгелме, дип кызыксынуыма, авыл җирендә яшәп тә, мал асрамауны күзалдына да китермим, без дәүләттән бернинди дә ярдәм алмыйча, үз көчебез белән тырышып яшибез, теләгән кешегә эшләргә бөтен мөмкинлек тә бар хәзерге заманда, дип ышанычлы җавабын белдерде.

23 ел «Сорнай»да сыер савучы булып эшләүче, элекке һәм хәзерге заманны чагыштырып карарлык тәҗрибәсе булган Галина Плотникова белән дә сөйләшеп алдык. – Эшләү дәверендә күптөрле үзгәрешләр шаһите булырга туры килде, хәзер бит кул хезмәте бик аз. Азыкны үзебез салмыйбыз, сөтне ташымыйбыз. Хезмәтебез бермә-бер җиңеләйде, зарланырга сәбәп юк. Эльвира Павлова белән сменалап эшлибез. 50 сыер савабыз. Әле сыерлар бик аз бозаулый, май аенда бозаулыйсылары күп, ул вакытта мәшәкатьлерәк булачак инде, бозау карау да үзебезгә йөкләнгән бит, – дип сүзен кыска тотты Галина апа. Һәм инде саубуллашабыз дигәндә генә, мин һәркемгә сәламәтлек телим, дип өстәп куйды.

Сыер савучылар, бозау караучыларның эше белән көн дә тыгыз элемтәдә торган, зоотехник-селекционер булып эшләүче Елена Торосян белән дә аның хезмәте хакында аралаштык.

– Мин укыганым буенча максатчан эшлим, шуңадыр мөгаен контроль исәп-хисап эшендә мин күңел рәхәтлеге табам. Төп эшем отчетлар эшләп, компьютерга кертеп бару, аннан соң айга бер тапкыр һәрбер сыердан контроль саву алудан тора. Ул сөтләрне Биектауга җибәрәбез. Анда аңа күптөрле анализлар үткәрелә, – дип сөйләп үтте әңгәмәдәшем. Игезәк бозаулар туамы, бу еш күренешме, дигән соравыма җавапны да сөенеп әйтте, әйе, бездә елына игезәк бозаулар берничә туа, менә шушы көннәрдә генә дә Олеся Федорова группасында ике үгез бозау туды. Икесе дә әйбәт кенә үсәләр, бу осеменатор Пантелеймон Петровның тырышлыгы инде, дип хезмәттәшен мактады Елена.

Ферма – анда эшләүчеләр өчен кечкенә бер гаилә инде ул. Биредә кем-кемгә ничек ярдәм итә алса, шулай булыша. Нәтиҗәләре өчен дә уртак сөенәләр, проблемаларын да бергәләп чишәләр, Түбән Ушма фермасында эшләүчеләр дә шуңа үрнәк булды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы