Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хезмәт батырлары алтын кырларда

«Кызыл юл» хуҗалыгы 30 июль көнне беренче булып уракка чыкты.

Бүгенге көндә суктырылган 450 тоннадан артык арпаны сыттырып, төрле кушылмалар белән баетып, җиңсәләргә тутырган инде алар. Мондый алым белән эшләү бик яхшы сыйфатлы терлек азыгы алырга мөмкинлек бирә, ди хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин. «Басулар мул уңыш вәгъдә итә. Аны югалтуларсыз, барчабыз да исән-имин булып җыеп алырга язсын», ди баш агроном Рәис Сафиуллин. Беренче бөртекләрне суктырып алган игенчеләр Рәфыйк Галиев һәм Айдар Гайфетдинов та, аларның ярдәмчеләре Ранил Галимуллин белән Рәлиф Нургалиев та быел иген кырларында җырлап эшләрлек дип ассызыклый. Старт бирелде, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Кызыл юл» хуҗалыгы