Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хезмәт бизи безне, хезмәт яшәтә

16 март көнне район мәдәният үзәгенә Балтач районының хезмәт батырларын – алдынгыларны җыеп хөрмәтләделәр, кунак иттеләр.

... Тарихи музейны хәтерләткән сәхнә, андагы актерлар, заманча бизәлеш, халкыбызның хезмәт белән көнкүрешен чагылдырган борынгы күренешләр, бар-бер артлы алышынып барган көйләр, вакыйгалар агышы – күңелләрне бер халәттә генә тотмады, елатты да, елмайтты да. Елларның да төрлеләре булды бит – газаплы чорлары, имин чаклары, сугыш афәтләре... Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелгән 1920 елның 25 июне дә чагылды, сугыш башланган-беткән чагы да шәрехләнде, нинди генә авыр чакта да игеннәрнең игелүе, колхозларның яшәве, хезмәт кешесенең тир түгеп эшләве тасвирланды. Алдынгылар хакына югары дәрәҗәдә сәхнә бизәлешен булдырган, гаять тә эчтәлекле, үтемле сценарий язган иптәшләргә карата хөрмәт билгесе йөрәкнең бер читенә кереп урнашты.

Фидакарь хезмәт ияләренә әнә шундый матур караш күптән яши бездә. Алдынгылар җыены була калса, чакырылган кунаклар да күп кайта, үзебезнең җырчылар да ялындырмый. Быелгысына да Нөнәгәр егетләре, абыйлы-энеле Раяз-Рәсим Фәсыйховлар кайткан, Балтач кияве Азат Фазлыев та экрандагы кырларны  “иңләп” җырлады, Римма Ибраһимовабыз да “Кайткан саен, кайтасым гына килеп тора туган ягыма!” ди.

Рамил Борһанов башкаруындагы “Дан сиңа, игенче!” җыры астында милли кием кигән кыз залга атлый, кулында күпереп пешкән икмәк. Изге ризыкны районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллинга тапшыра. Узган ел районыбызның ирешкән уңышларына зур өлеш керткән алдынгыларны котлар өчен сәхнәгә Рамил Рәшитович күтәрелә.

– Бик зур бәйрәм бүген, – дип башлады ул сүзен. – Бүген Балтачыбыз үзенең данлы эшләре, данлы кешеләре белән мактала. Хезмәт бизи безне, яшәешебезне бәрәкәтле һәм мәгънәле итә. Алдынгыларыбыз бик күп. Мәдәният залына гына сыярлык түгел. Хезмәт сөючән, намуслы, бердәм, матурлык тудырырга сәләтле халкыбыз озак еллар дәвамында районыбыз үсешенә өлеш кертә, авыл хуҗалыгын үстерүдә, хезмәт нәтиҗәләрен күтәрүдә фидакарьләрчә тырышып хезмәт куя. Олы рәхмәт сезгә хезмәтегез өчен, районыбызның фидакарь җаннары! Барыгызны да бәйрәм белән, барыгызга да кабаттан зур рәхмәт!”

Районыбыз башлыгы үзенең ихлас тәбрикләү сүзләреннән соң, сәхнәгә РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариевны һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гариповны дәшә.

– Республикада алдынгы районнарның берсе – сез, – дип сүз алды Марат Бариев. – Югары нәтиҗәләргә ирешә баруыгызны сокланып күзәтәм. Елдан-ел үсә  район. Менә бүген, алдынгылар җыены көнне дә, Шода авылында “Балкыш” дигән эш урыны ачылды. Эше гөрләп баргач, Балтач халкының күңеле дә үсә, шуңа куанам.

Балалары төрле түгәрәкләргә йөри, иҗади сәнгатьтә актив катнаша. Чөнки тормышлары алга бара. Төрле илләрдә төрле проблемалар булган чакта да сез төшенкелеккә бирелмисез, хезмәт белән көн күрү үзеңне дә, янәшәдә булган иптәшеңне дә тынычландыра шул.

Кайнар алкышлар астында үзләренең кылган гамәлләре, башкарган эшләре белән районыбызның гына түгел, республикабыз горурлыгына да әверелгән райондашларыбыз тәбрикләнә. Аннан инде сәхнәдәге хезмәт батырлары сафы бер-бер артлы мактаулы һөнәр ияләре – сыер савучылар (сөт җитештерү тармагында хезмәт куючы фидакарь райондашларыбыз турында язма алдагы санда), һөнәрләренең чын осталары – терлекчеләр, ил табынын баеткан комбайнчылар, тырыш, оста механизаторлар, шоферлар, алдынгы белгечләр, социаль тармак вәкилләре тулыландырды. Район башлыгы һәрберсенең кулын кысып мактау сүзләрен җиткерде, чәчәкләргә күмде, акчалата бүләкләде. Бәйрәмне үзгә бер ямьгә күмеп, гади хезмәт кешесен рухландыра алган талантлы җитәкчеләр, сәнгать тармакларында иң югары нәтиҗәләргә ирешеп, җиңү яулаган хуҗалык һәм оешма җитәкчеләре дә бүләкләнде.

Бар да үзебезнеке иде бу көнне, бар да Балтачларча, үзебезчә булды. Күңелләрне биюләре-җырлары белән бизәүче мәдәният хезмәткәрләре дә, күз явын алырлык күлмәкләре һәм күз иярмәс биюләре белән таң калдырган җырчы-биюче балалар да үзебезнеке иде. Табыннарда кайнар икмәк булса, чүлмәкләрдә җылы сөтләр мөлдерәп торса мәдәният тә, сәнгать тә үсеш ала. Тамак тук булса, өс бөтен, күңелләр шат дигәннәре бик тә хак.

Хөрмәтле хезмәт батырларына киләчәктә дә мәртәбәле үрләргә ирешеп, күркәм уңышлар белән эшләргә һәм яшәргә язсын!

Мәдәният үзәегенә керә-керешкә үк һәм эчтәге фойеда районыбызда җитештерелгән тауарлардан оештырылган күргәзмә дә халкыбызның уңганлыгына-булганлыгына күркәм бер дәлил иде.

 

Авыл хуҗалыгында озак еллар намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы һәм Мактау билгесе белән:

– “Маяк” җәмгыяте җитәкчесе Хәлил Әгъләм улы Хаҗиев;

– хезмәт ветераны Мәсхүт Мәхмүт улы Гарипов бүләкләнде.

– Озак еллар намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт Хаты белән Габделхәй Фәрит улы Габделхаков бүләкләнде.

 

Җиңүче хуҗалыклар һәм оешмалар:

 

Район күмәк хуҗалыклары арасында 2019 хезмәт елы нәтиҗәләре буенча терлекчелек өлкәсендә  җиӊүче хуҗалык – “Татарстан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (җитәкчесе – Айнур Рамил улы Нотфуллин). Бу өлкәдә зур уӊышларга ирешкән “Дуслык” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дә алдынгы булып танылды (җитәкчесе Колоколов Николай Григорьевич);

Игенчелек өлкәсендә алдынгы урынга Тимирязев исемендәге (җитәкчесе –Булат Сәйдәш улы Исрафилов), “Яңа тормыш” җәмгыятьләре (җитәкчесе – Мәгъсүмҗан Равил улы Сәйфетдинов) лаек булды;

Икътисади күрсәткечләре буенча алдынгы хуҗалык булып “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (җитәкчесе – Фердинанд Нургаян улы Хәйруллин) һәм җаваплылыгы чикләнгән “Труд” җәмгыяте танылды (җитәкчесе – Рашит Хафиз улы Һадиев);

Район икътисадын үстерүгә һәм тотрыклыгын булдыруга зур өлеш керткән җаваплылыгы чикләнгән “АГРОХИМСЕРВИС” җәмгыяте җиӊүче булып танылды (җитәкчесе – Наил Рәүф улы Гыйләҗев);

Район икътисадын үстерүгә һәм тотрыклыгын булдыруга иӊ зур өлеш керткән сәнәгать  предприятиеләре арасында җиңүче – Балтач сөт-май комбинаты (җитәкчесе Рәмзил Рафис улы Насыйбуллин);

Район икътисадын үстерүгә һәм тотрыклылыгын булдыруга саллы өлеш керткән җаваплылыгы чикләнгән “МДСУ-1” җәмгыяте җиӊүче (җитәкчесе – Рашит Мәгъсүм улы Ильясов);

Район сәнәгатен тотрыклы һәм даими электр энергиясе белән тәэмин иткән, югары икътисади күрсәткечләргә ирешкән Балтач район электр челтәре шулай ук җиӊүче (җитәкчесе – Әнвәр Рәүф улы Бахтиозин).

Балтач муниципаль районы җирле үзидарә органнарының 2019 нчы елдагы эшчәнлеге   нәтиҗәләре буенча беренче урынны Шеңшеңәр авыл җирлеге яулады (җитәкчесе – Рафил Харис улы Сәлихҗанов).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев