Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хезмәт кешесен олылау бәйрәме яки матур традиция дәвам итә (+фото)

Районыбызда терлекчеләр ярышын уздыру матур традициягә әйләнде. Менә быел да ап-ак халатларын кигән, шат йөзле терлекче ханым һәм туташлар, ир-егетләр һөнәри осталык бәйгесенә җыйналдылар.

Сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары теория һәм практикада көч сынаштылар. Ярышлар киеренке шартларда барды. Жюри бәйгедә катнашучыларның һәммәсен энә күзлегеннән үткәрде. Аларга урыннар билгеләү җиңел булмады, чөнки бирегә һәр хуҗалыктан сайлап алынган алдынгылар җыелган иде. Нәтиҗәләр буенча сыер савучылар арасында «Дуслык» хуҗалыгыннан Анна Федотова – беренче, «Яңа тормыш»тан Рәмзия Әсхадуллина – икенче, «Якты юл»дан Раушания Габдрахманова өченче призлы урын яулады.

Технологлар арасында исә беренче урынга «Татарстан» җәмгыятеннән Раушан Кәлимуллин (өске рәсемдә, уртада) лаек булды, «Труд»тан Римма Кузнецова – икенче, «Борнак» җәмгыятеннән Илфак Фәләхетдинов өченче булды. Шулай ук һөнәри осталык бәйгесендә дүртенче һәм бишенче урыннар яулаучыларга да, иң яшь һәм иң өлкән хезмәткәрләргә дә, югары күрсәткечләргә ирешүчеләргә дә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин җиңү-челәрне бүләкләү тантанасында сөт җитештерүнең терлекчелектә, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагында иң мөһим урынны биләп торуын ассызык-лады. Һәм районның бу өлкәдәге зур уңышларында шушы бәйгедә катнашучыларның да өлеше бәһасез икәнлеген билгеләп, аларга рәхмәтен җиткерде. Җиңүчеләргә район башлыгының Мактау таныклык-лары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Районыбыз артистлары дәртле җырлары белән ярышка бәйрәм рухы өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев