Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Хезмәт” журналистының Кили көтүлеге буенча биргән соравына Булат Исрафилов аптырап кала

“Без бит көтүлек өлешенә түгел, урман ягыннан килгән якка агачлар утырту турында килешкән идек, бозганнар икән, үзләре үк төзәтеп тә бирерләр”

“Хөрмәтле редакция! Быел көз көне Кили урманчылары гомер-гомергә безнең көтүлек булган урынны, буйдан-буйга ертып, агачлар утыртты. Югыйсә, анда бернинди эрозия куркынычы да юк иде. Чишмә буен да бозып бетерделәр, әле авылга су килә торган торбасын да өздергәннәр иде, анысын коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре килеп ялгап китте. Авылыбызда бик тырыш халык яши, мал-туарны күпләп асрыйлар. 80 баш сыер гына көтүгә йөри. Шуңа да көтүлексез калсак, нишләрбез дип бик кайгырабыз. Безнең өчен бик тә мөһим булган бу проблеманы хәл итәргә булышсагыз иде”.

Кили авылы халкы мондый эчтәлектәге хатны район җитәкчеләренә дә юллаган, бу эшкә депутатларын да тарткан булып чыкты. Авыл җирлеге җитәкчеләре дә, районнан җаваплы иптәшләрне чакыртып, мәсьәләне урында өйрәнгән. Районда инде тиешле органнарның барысы да бу проблемадан хәбәрдар булса да, “Кили көтүлеген хәл итә алдыгызмы әле?” – дигән соравыма Тимирязев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов аптырап калды. Баксаң, ни авыл халкы, ни җирле үзидарә җитәкчеләре бу мәсьәлә белән аңа мөрәҗәгать итмәгән, туры районга “чыккан” икән. Юкса, гади кешеләр әлеге көтүлек мәйданнарының авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләр икәнен белмәсә дә, үзидарә җитәкчеләре белергә тиеш иде кебек. Өстәвенә, Кили урман хуҗалыгы белән килешүне дә нәкъ менә Тимирязев исемендәге җәмгыять төзегән. “Без бит көтүлек өлешенә түгел, урман ягыннан килгән якка агачлар утырту турында килешкән идек, бозганнар икән, үзләре үк төзәтеп тә бирерләр”, – дип, мәсьәләне хәл итәргә ышандырды рәис. Бераз вакыттан соң урманчылардан авыл көтүен элеккечә, үз урынында йөртергә язмача рөхсәт алуларын әйтте. Дөрес, сукаланган, ертылган урыннар көтүлекнең сыйфатын шактый бозгандыр, тик 80 сыер малы аны санаулы көн эчендә кабат тигезләп чыгар, үләне дә үсәр дип ышаныйк...

Әлеге вакыйганың дәвамын, ягъни килилеләрнең иң зур хатасы турында  “Хезмәт”  газетасыннан укыгыз.(“Соңлаган чаң”, 8 декабрь, 48нче номер).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көтүлек