Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хезмәтнең макталуы һәрбер тракторчы өчен зур этәргеч (+фото)

«Татарстан» җәмгыятендә шушы көннәрдә техникаларның төзеклеге тикшерелде.

Биредә машина-трактор паркы заманча техникалар белән дә баетылып тора. Гомумән алганда хуҗалыкта 38 трактор һәм 25 прицеп бар. ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең район буенча бүлек башлыгы Марат Габдрахманов җәмгыятьтәге барлык техникаларның төзеклеген тикшереп чыкканнан соң югары бәя бирде. Бу үз чиратында әлеге тармак җитәкчелегенең дә, механизаторларның да эшләрен зурлау. Тырышып хезмәт куеп, аның нәтиҗәсенә югары билге алу тракторчыларга тагын да тырышып эшләргә зур этәргеч булып тора. Тиздән җитәчәк язгы кыр эшләрендә шушы этәргечләр көч биреп, башлаган һәрбер эшләрен уңышлы башкарып чыгарга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев