Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате ветераннары һәм хезмәтчәннәре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз!

Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү – иң күркәм традицияләребезнең берсе. Быел һава шартлары игенчеләрне зур сынаулар алдына куйды. Шуңа да карамастан, хезмәтчәннәребез сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлавыгыз, иңнәрегезгә алган авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Үзегезгә һәм гаиләгезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортыгызга бәрәкәт телибез. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз һөнәри бәйрәм Авыл хуҗалыгы идарәсе эшкәртү сәнәгате авыл хезмәтчәннәре көне