Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хуҗалыкларда хисап җыелышлары

Ел әйләнәсе тырышып хезмәт куючыларга район башлыгы рәхмәт сүзләре ирештереп, бүләкләр тапшырды.

«Яңа тормыш»
Узган атнада район күмәк хуҗалыкларында хисап җыелышлары башланып китте, иң беренчесе «Яңа тормыш» җәмгыятендә булды.

Игенчелек өчен 2021 елның сынау елы булуы баш агроном Илгиз Заһидуллинның чыгышында да яңгырады.

– Игенчелектә үзегезгә зуррак бурычлар куеп эшләргә кирәк. Тәҗрибәгез бар, базагыз бар. Күршеләрегез 30-35 миллион сум акча кереме ала игенчелектән, сезнеке алты миллионга да тулмаган, – дип шелтәсен белдерде район башлыгы Рамил Нотфуллин баш агрономның чыгышыннан соң.

– Куелган бурычларыгыз бар, ләкин алдагы елныкын хуҗалык тулаем үтәп бетермәде. Өч баш дуңгыз кимегән хисапка бер баш мөгезле эре терлек артырга тиешлеген беләбез, сезнең 2000ләп дуңгыз кимегән, ә мөгезле эре терлек  бик аз дәрәҗәдә, – дип белдерде үз фикерен Рамил Нотфуллин.

Хисап җыелышын йомгаклап, район башлыгы «Яңа тормыш» хуҗалыгы, Яңгул авылы районыбызда иң тотрыклы җирлекләрнең берсе, дип белдерде.

«Борнак» хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең хисап җыелышына күтәренке күңел белән белән килделәр. Елның мәгълүм сәбәпләр аркасында авыр килүенә карамастан, булганын әрәм-шәрәм итми, терлек азыгының сыйфаты турында аны әзерләгән вакытта ук кайгырту, эшне яңа технологияләрне кулланып оештыру һәм хезмәткәрләрнең тырышып эшләү нәтиҗәсе буларак «Борнак» еллык рейтингта моңарчы районда макталып килгән күп хуҗалыклардан өстен чыкты. Соңгы елларда минераль ашламалар куллануны сизелерлек арттырып, игенчелек өлкәсендә кукурузны игү дә көн таләбе икәнен аңлап, аның һәр гектарыннан 55,9 центнер уңыш алганнар, бу районда өченче күрсәткеч. Агымдагы елда да бу культураның чит ил сортларына өстенлек биреп, терлекләргә сыйфатлы, зур энергияле азык булдыруны максат итеп куйганнар. Моның өчен яңа гына сафка бастырылган азык цехы да зур ярдәмче, ул инде төзелешкә киткән чыгымнарын аклаган дияргә була. Нәтиҗәдә, җитештерелгән сөтнең күләме арткан, сыйфаты да яхшырган, ит җитештерү дә арта бара. Хуҗалык төзелешләр алып бару һәм яңа техника алу өлкәсендә максатчан эшли, узган елда 23 миллион 346 мең сумлык төзелеш эшләре алып барылса, 29 миллион 376 меңлек яңа техника сатып алганнар. Белгечләр вакытында өлгерлек күрсәтеп, тиешле шартларны үтәп, рәсми кәгазьләрне тутырып, дәүләттән 22 миллион 907 мең сумлык ярдәм дә ала алганнар.

 

Хуҗалыкның уңышларында, һичшиксез, хезмәтчәннәрнең тырыш хезмәте бәһасез. Аларга ял йортларына, чит илләргә чыгарга мөмкинлек булдырганнар. Рәис Рәфкать Нәҗипов үз чыгышында хуҗалык хезмәтчәннәренә чит ил паспортын инде хәстәрли башларга кушты. Хуҗалыкка ел саен яшь белгечләрнең, хезмәтчәннәрнең кайтуы да сөенечле. Димәк, алда үсешнең нигезе бар. Бу турыда җыелышта катнашкан район башлыгы Рамил Нотфуллин ассызыклап җиткерде. Инде югары җитештерүчән хезмәт, терлекчеләргә уңайлы эш шартлары дип сөйләшәбез икән, соңгы таләпләргә туры килерлек итеп җиһазландырылган мегаферма турында уйларга вакыт, дип үз тәкъдимен җиткерде. Айлык хезмәт хакын тиешенчә арттыру, аны агымдагы елда кимендә 34 мең сум итү кирәклеге турындагы район башлыгының фикере залда утыручыларда киң яклау тапты.

«Труд»
Хуҗалыкларда бара торган хисап җыелышларында 2021 елның җәендә явым-төшемнәрнең аз булуын җитештерүне арттыруда киртә булган төп сәбәп дип атыйлар. «Труд» җәмгыятенең җыелышында да бу искә алынды. Әлеге хуҗалыкта җитештерүдә   куелган максатларга ирешкәндә   кире сөйрәүче төп фактор – бүгенге көндә үзен-үзе акламаган дуңгызчылык тармагын һаман да саклап калырга тырышудыр. Дуңгызчылыкта төп терлек азыгы өчен ашлык тотыла. Игеннәрнең гомуми җыены алдагы елларга караганда ике тапкыр ким булганда, дуңгыз итенең сатып алу бәяләре бик түбән булуы бу тармакны тартып баруда зур көч сорый. Иген культураларының уртача уңышы да күршеләрдән сизелерлек ким, терлекчелек тармагы күрсәткечләре дә районның уртачасыннан түбән. Хуҗалык рәисе Рашит Һадыев әйтүенчә, кышлату чорын тәмамлау катлаулы булачак, силос-сенаж, фураж апрельгә инде бетәчәк, димәк, җитмәгәнен сатып алырга туры киләчәк. Яңа хуҗалык елында булган кимчелекләрне бетерү һәм һәр тармакның нәтиҗәле эшләвенә ирешү безнең төп бурыч, диде ул.

Игенчелек һәм терлекчелек тармагының зыянга эшләве, билгеле, хуҗалыкның гомуми икътисадына тискәре йогынты ясаган. Нәтиҗәсе – хезмәтчәннәрнең уртача айлык хезмәт хакы 30 мең сумга да җитмәгән. Район башлыгы Рамил Нотфуллин бу мәсьәләләргә тиешле игьтибар бирүне таләп итте, «Труд» хуҗалыгының мөмкинлекләре зур һәм аны тулысы белән файдалану зарури, дип белдерде. Дуңгызчылык тармагын бетерү, һәр өлкәдә технологик алымнарның үтәлешен тәэмин итү, алдынгы тәҗрибә һәм хезмәтчәннәрне кызыксындыру чараларын куллану турында җитәкчелектә аңлашу тапты. Җәмгыятьне 25 ел җитәкләгән Рашит Һадыевның тәҗрибәсе дә, белеме дә бар, димәк, бу хуҗалык елы иң уңышлылардан булыр дияргә нигез бар, диде район башлыгы.

«Арбор»
Мари Иле Республикасы чигендә урнашкан, бер авылдан торган «Арбор» хуҗалыгының хисап җыелышында район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты. Җитәкчеләрнең, авылдан чыккан мөхтәрәм кешеләрнең, гомумән авылның бердәм булып яшәгәндә киләчәге өметле булачагын эш белән исбатлый торган кешеләр яши бу төбәктә. Җитешсезлекләрне табигать кырыслыгына сылтамый, аларны вакытында хәл итү юлларын эзлиләр монда. Авылда яшьләрнең төпләнеп калуы да уңай күренеш. Бердәм булып эшләүнең нәтиҗәсе буларак, хуҗалыкның уңай күрсәткечләренең ныклы нигезе бар. Хуҗалыклар арасында икътисади күрсәткечләр рейтингында «Арбор» алтын урталыкта бара. Игенчелек һәм терлекчелектә күрсәткечләре дә тотрыклы, чагыштырып караганда да бу яхшы күренә. 2021 елда һәр айда хезмәтчәннәргә кимендә 30 мең сум хезмәт хакы түләү бурычы да үтәлгән.

Ә инде алдагы ел максатларына килгәндә, бу турыда район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең чыгышында аңлашылырлык итеп әйтеп китте: «Иң беренчесе, терлекчеләргә уңай шартлар һәм югары җитештерүчән хезмәт итәргә мөмкинлек тудыручы мегаферма төзелешен башлап җибәрү. Хәзер тотынсагыз, әлегә отасыз, әмма бу елдан да соңга калсагыз, авыр булачак, дип белдерде район башлыгы. Игенчелек өлкәсендә алдагы елларда орлыкчылык, бигрәк тә люцерна, күпьеллык үлән орлыклары  белән ныклап шөгыльләнә идегез, бу эшне яңадан кузгатып җибәрергә кирәк. Узган хуҗалык елында бөртеклеләрнең һәр гектарыннан районныкы 21,5 центнер булганда, сездә 24,6 центнер уңыш алу үзе бу өлкәдә эшнең торышы турында сөйли. Авыл хуҗалыгы техникаларын яңарту өчен дә мөмкинлекләр табу куанычлы күренеш. Булган тәҗрибәгә таянып һәм шуларны кулланма итеп, югары нәтиҗәләргә ирешү өчен бар мөмкинлекне файдаланырсыз дип ышанам».

«Сосна»
Хуҗалык җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйков чыгышыннан күренгәнчә, хисап ясалган 2021 елны бик уңышлы ел исәбенә кертеп булмый. Сәбәбе – районда һәр хуҗалыкта булмаган явым-төшем бу җирлекнең басуларын да урап узган. Белгечләрнең алып барган исәбе буенча кызу вакытта 40 көн басулар яңгыр күрмәгән. Игенчелек тармагының зыян күрүе турыдан-туры хуҗалыкның икътисадына кире йогынты ясаган, үз чиратында хезмәткәрләргә айлык түләнә торган хезмәт хакы да 30 мең чиген узмаган. Шулай да монда авырлыкларны сәбәп итеп кул кушырып утырмыйлар. Йөрәкләнеп, үзләренең көчләре белән төзергә алынып, мегаферманың 500 башка исәпләнгән беренче торагын, тәүлеккә 1200 сыер саварга мөмкинлек биргән, Италиядән кайтарылган җиһазлы, заманча савым залын төзеп чыгу да зур тырышлык үрнәге. Киләчәк шушы юнәлештә, дип инанганнар монда һәм агымдагы елда 700 баш савым сыерына торак төзүне төп бурыч итеп алганнар. Җәй буе балтачлылар, Шушма елгасының тау битендә ни булыр, дип «борчылган» 10 миллион сумга төшкән төзелеш тә тәмамланган, монда хуҗалыкның һәм районның чабышкылары тәрбияләнәчәк. Киләчәктә, атлар белән кызыксынган һәр кешегә, бигрәк тә балаларга менә дигән юаныч урыны булыр, дип хыялланалар биредә. Терлекчелек тармагы районда ясалган рейтинг нәтиҗәләре буенча ныклы алтынчы урында, әмма мөмкинлекләрегез белән сез өченче урынга лаек, диде җыелышта катнашкан район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Иң зур байлык ул җир һәм шунда эшләүче хезмәтчәннәр, «Сосна» хуҗалыгы җир мәйданы буенча районда иң зурлардан санала. Сосналылар җитештерүнең һәр тармагында тырыш хезмәт куялар, алар агымдагы елда кимендә ай саен 35 мең сум күләмендә хезмәт хакы алырга лаек, диде ул. Сөт җитештерүне тәүлеккә 18 тоннага җиткергәндә һәм игенчелектә югары уңыш алганда бу ирешерлек максатлар һәм шуңа омтылырга кирәк, дип йомгак ясады Рамил Рашитович.

Вакыйф Зәкиев,
Зәлия Фәйзрахманова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хисап җыелышы