Хуҗалыкның төп максаты – алга бару (+фоторепортаж)
Ел нинди генә килсә дә, запаслар булдырырга тырышырга кирәк, чөнки алдагы елда нәрсә буласын белеп булмый
Заманча техника һәм алымнар кулланып хуҗалыкның эшен алга җибәрүне максат итеп алган «Дуслык» җәмгыяте җитәкчесе Николай Колоколов белән әңгәмәбезнең дәвамы.
– Николай Григорьевич, бүгенге көндә терлек азыгы әзерләү ничегрәк бара?
– Сенажны без бутонизация чорында эшләп калабыз, аның беренче катын эшләгәннән соң печәнгә керешәбез, инде басулардан күренгәнчә, икенче кат үләннәр дә әйбәт кенә үсеп килә. Процент печәнен хуҗалыкка алып кайтып та бирәбез, КУН белән кирәк икән печәнлеккә дә менгерәбез. Пенсионерларга да өлеш чыгарырга тырышабыз.
Ел нинди генә килсә дә, запаслар булдырырга тырышырга кирәк, чөнки алдагы елда нәрсә буласын бит белеп булмый.
Бүгенге көндә азык әзерләү эшендә комбайнчылар Олег Яковлев, Виталий Степанов, Виталий Игнатьев, валкообразовательдә Илшат Салихҗанов, ворошилкада Павел Тихонов, шоферлар Олег Николаев, Леонид Апаков, Артем Волков, Анатолий Яковлев, Владислав Макаров, Юрий Петров, механизаторлар Фәнис Шакиров, Марат Басыйров, Сергей Кузнецов, Виталий Кешишев тырышып хезмәт куялар.
– Быелга терлек азыгы запасы калдымы?
– Узган ел үзебез планлаштырган кадәр терлек азыгы туплый алмадык, алдагы елның запаслары да бар иде әле, шулай ук Мари ягында да азык әзерләрлек җирләребез бар. Ел саен шунда эшләп, хәйран гына терлек азыгы әзерли алабыз һәм инде барысын бергә алып караганда, быелның декабренә кадәр сенаж һәм октябрьгә кадәр җитәрлек силос бар. Бу бик яхшы инде. Узган ел 8 мең тонна сенаж, 3700 тонна силос туплый алдык, ә аннан алдагы елны сенаж 16 мең иде. Бездә ни өчен сенаж җитә? Чөнки бездә азык үзәге бар. Ул бик экономияле һәм эффектлы. Рационны безгә хезмәттәшлек итә торган фирма төзеп бирә, без шуның буенча ашатабыз. Анда салам да, печән дә керә, суктырганнан соң люцернаны да әрәм итмибез, барысын да туратып, башка кушылмалар белән баетып терлекләргә бирәбез. Саламны маллар ашар әле дип кардага куймыйбыз, көндәлек рационнарына башка юл белән кертәбез. Эшләрне бер челтәр белән дөрес итеп алып бара алганлык белән ел саен мал башын да арттыра алдык. 2018 елда 1400 баш мөгезле эре терлек булса, инде бүгенге көндә 3 мең баш мөгезле эре терлек бар. Фермаларны да төзеп, яңартып торабыз.
– Николай Григорьевич, хуҗалык уңышлары белән лидерлар рәтендә бара, үз уңышлары белән таныла. Моның өчен нинди җитәкче булырга кирәк?
– Алга барырга, яңалыктан курыкмаска һәм иң беренче аны үзеңә өйрәнергә кирәк. Белгечләр белән уртак телне табып эшли белергә кирәк. Әгәр сине белгечләр аңлый икән, димәк, бик яхшы, әгәр аңламый икән, димәк, кай җирдәдер хатаң бар. Җитәкче берүзе генә бернишли дә алмый, нәтиҗә булсын өчен яхшы команда булу кирәк. Ә бездә үз эшләрен яхшы белә торган, мине ярты сүздән дә аңлый торган белгечләр эшли. Баш инженер Рамил Гарифуллин, баш зоотехник Геннадий Петров, төзүче Айрат Мөхәммәтшин, баш агроном Сергей Чириков, мал табибы Геннадий Прокопьев, бригадир Рамил Вафин, гараж мөдирләре Рамил Габдрахманов һәм Алексей Асанов, ферма мөдирләре, бухгалтерия белгечләре бар да мактауга лаек.
Хуҗалыгыбызга эшкә кайтачак, максатчан укый торган белгечләребез дә бар. Алар да киләчәктә безнең командага кереп китәрләр дип ышанабыз.
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Николай Григорьевич армия сафларыннан кайткач, хезмәт юлын мәктәптә физкультура укытучысы буларак башлап җибәргән. Шул елларда ул берничә елдан дуңгыз фермасында эшләрмен, аннан склад мөдире булып торырмын, аннан җитәкче урынбасары хезмәтен башкарырмын, аннан инде җитәкче постына да күчәрмен дип уйладымы икән? Мөгаен, юктыр. Азсүзле, ләкин киләчәккә карап фикерли һәм эшли белүе аны оста оештыручы, үзе җитәкләгән хуҗалыкның әйдәп баручы үрнәге икәнен дә күрсәтә. Урында таптанырга ярамый, гел алга барырга кирәк, ди җитәкче үзе. Шушы сүзләрен девиз итеп алган Николай Колоколов җитәкчелегендәге «Дуслык» җәмгыятенең үрнәк эшләрен кабат ишетергә дә, яктыртырга да насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев