Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хәзерге чорның да кичектергесез эшләре бар әле

Табигатьтә чын-чынлап җәй буе куйган хезмәткә нәтиҗәләр ясый, мул уңышка карап сөенә торган вакыт.

Авыл хуҗалыгы өлкәсенең игенчелек тармагында иң зур һәм мөһим эш – урып-җыю күптән тәмам, көзге уҗым культуралары тамыр ныгытып, борын төртеп килә. Хәзерге чорның да кичектергесез эшләре бар әле, шуларның берсе – кукуруз культурасыннан силос салу. Быел күмәк хуҗалыклар алдында 7430 гектар мәйданнарда кукуруз культурасын җыеп алу бурычы тора. Күмәк хуҗалыклар сентябрь аеның җылы, аяз көннәреннән, хезмәт өчен уңай һава торышыннан уңышлы файдаландылар. Эш темпларын югары тотып, 29 нчы сентябрь көненә кукуруз культурасы чәчелгән мәйданнарның 3672 гектары җыештырылып, барлыгы 101 мең 919 тонна силос салынды. Үстергән уңыш культураларын җыеп, урнаштырып бару үз артыннан тагын бер мөһим агротехник чара – туңга сөрү эшләрен дә комплекслы алып баруны таләп итә. Мул уңыш үстерәсең килсә, иртә туңга сөр диләр тәҗрибәле агрономнар. Чөнки культуралар җыеп алынган мәйданнарны мөмкин кадәр иртәрәк сукалап калдыру игенчелек өчен зур отыш бирә. Районыбызның иң алдынгы күмәк хуҗалыклары иртә зәпкә сөрүне өстәмә уңыш чыганагы дип карыйлар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча быел районыбызда 38 мең 583 гектар мәйданнарда туңга сөрү эшләре планлаштырыла. Сентябрь аеның яхшы һава шартлары әлеге мөһим эшне дә кызу темплар белән оештырып алып баруда кыенлыклар тудырмый, планлаштырылган мәйданарның 32 мең 195 гектары тулаем эшкәртелгән. Зәп эшкәртүнең дә үз нечкәлекләре җитәрлек. Югары уңышка йөз тотып эшләгән хуҗалыкларыбыз зәп эшкәртү барышында тирәнәйтеп эшкәртүгә күбрәк өстенлек бирә. Сүз дә юк, әлеге чара туфракта һава һәм дым сакланышын тәэмин итү һәм эшкәртүгә авыр бирелә торган төрле чүп үләннәрен вакытында юк итү өчен дә еллар һәм тәҗрибәләр аша сыналган мөмкинлек. Шуны исәптә тотып, зәпкә сөрелгән мәйданнарның 17400 гектарында тирәнәйтеп эшкәртү ысулы кулланылган.

Җиһанда сентябрьның соңгы көннәре, игенчелек тармагында хезмәт чыңы тынып килә. Басу-кырларда тракторлар гөрелтесе җәйнең киеренке чорларын хәтерләтми инде хәзер. Димәк, авыл хуҗалыгы эшләреннән бушаган техника һәм агрегатларны тиешле таләпләргә туры китереп сакланышка куюны тәэмин итү дә – күмәк хуҗалыклар алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Район күмәк хуҗалыклары хисабында 82 урып-җыю, 44 терлек азыгы хәзерләү комбайннары, 10 данә комплекслы чәчү агрегатлары, үзйөрешле чапкычлар бар. Болар – игенчелектә югары егәрлек белән һәм комплекслы эшләргә мөмкинлек бирүче төп техникалар. Аларның тиешле таләпләргә туры китереп, яхшы шартларда сакланышка кую иң беренче чиратта башкарылырга тиеш. Гадәттәгечә, быел да октябрь аеның 12-15 нче көннәреннән соңга калмыйча, күмәк хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эшләренә дә старт бирү шарт. Елдагы традицияләренә тугры калып, «Сорнай» күмәк хуҗалыгы быел да авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны инде тулы көченә алып бара. «Агымдагы ел ахырына кадәр хуҗалыкта төп ремонт эшләрен тулысынча тәмамлау планлаштырыла» - дип мәгълүмат җиткерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ришат Нуриев.

Мәгълүматлар 29 сентябрь көненә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.

Илзирә Гимадиева, «Кайтаваз» радиосы журналисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы урып-җыю кукуруз игенчелек уҗым культуралары