Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Киләчәк булдыклылар кулында (фото)

"Кама" җәмгыятенең Сәрдек фермасында бүгенге көндә дуңгыз, үгез һәм таналар үрчетәләр. Без килгән вакытта Чепья ветеринария участогы баш мал табибы Илгиз Гыйльмуллинның малларга прививка кадаган чагы иде. Эшчеләр барысы да мәш килеп маллар янында "кайнаша". Ферма мөдирен эзләп яннарына бардым. Мөнип Гомәров ял йортында булу сәбәпле, әлеге вазыйфаны бригадир булып...

"Кама" җәмгыятенең Сәрдек фермасында бүгенге көндә дуңгыз, үгез һәм таналар үрчетәләр. Без килгән вакытта Чепья ветеринария участогы баш мал табибы Илгиз Гыйльмуллинның малларга прививка кадаган чагы иде. Эшчеләр барысы да мәш килеп маллар янында "кайнаша". Ферма мөдирен эзләп яннарына бардым. Мөнип Гомәров ял йортында булу сәбәпле, әлеге вазыйфаны бригадир булып эшләүче Альберт Сираҗиевка йөкләгәннәр икән.

- Бүгенге көндә 1125 баш дуңгызыбыз бар. Аларны тәрбияләүдә Лилия Нәбиева, Зөһрә Галиәхмәтова, Рәсимә Хәсәнова, Флера Гомәрова көч куя, - дип таныштырды Альберт әфәнде.

Кызларның һәрберсе стажлы, үз эшләрен белеп башкара. Тулысынча кул хезмәте таләп ителсә дә, кызлар зарланмый, сер бирми. Иң мөһиме, эш бар. Балалар үстергәннәргә бигрәк тә.

- Нәрсә белән мөрәҗәгать итсәң дә, җитәкчебезнең кире борганы юк, хезмәт хакларын вакытында, тоткарлыксыз алабыз. Фермалар гына бетмәсен инде, - ди Зөһрә.

Җәмгыятьнең данлыклы комбайнчысы Рәдис Галиәхмәтовның хатыны булып чыкты ул. Рәдис җәен комбайн штурвалын иярләсә, кышын колхозда эшли икән. Ике кыз, бер малайлар үстерәләр, аларны укытып, башлы-күзле итәсе бар бит. Яшерен- батырын түгел, авыл җирендә ферма - бердәнбер акча кереме.

Лилия Нәбиева фермага 2010 елда гына килдем дисә дә, җитәкчелек аның хакында бары җылы фикерләр генә әйтте. Тормыш иптәше Раил дә фермада эшләгән. Кызганыч, бик яшьли гүр иясе булган. Балаларның икесе дә Казанда икән инде. Лилия исә төп йортта кайнанасы Сания белән яши, кайткан-киткәннәргә якты йөзен, тәмле телен кызганмый кадер-хөрмәт күрсәтә.

Таналар фермасында Рафис Гарифуллин, үгезләрдә Газинур Нәҗипов эшли. Барлыгы 66 баш тана, 88 баш үгезләре бар. Газинур абый башта мин сөйли белмим, дип шаяртса да, бик җор телле кеше булып чыкты.

- Мине артык мактап яза күрмә, узынып китеп эшләми дә башларга мөмкинмен, - ди әңгәмәдәшем. - Тормыш иптәшем Рәйсә белән бер ул, бер кыз үстерәбез. Балалар Казанда. Эшләп яшибез инде, сеңлем. Авылда башкача булмый. Хезмәт хакыннан тыш, маллар сатудан кергән акча яшәү чыганыгы. Ә безнең авылда малларны күпләп асрыйлар. Авыл халкы бик тырыш. Хәер, башкача була да алмый торгандыр инде ул.

Әңгәмәбез шул урында өзелде. Эш кешесенең бер минут та вакыты юк шул. Атчылар Шамил Зәйнуллин белән Зәбир Мөхәммәтгалиев керткән печәнне маллар әрәм-шәрәм итмәсен, дип тагын бер күзәтеп чыгарга кулына сәнәген алды Газинур абый.

Авыл киләчәге менә шундый булдыклылар кулында шул. Биредә һәрбер таң нәтиҗәлелеккә ирешү максаты белән башлана монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250