Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Киләчәккә өмет белән карыйлар

«Бармак аша» карыйбыз икән, югары технологияләр, алдынгы тәҗрибә, дип сөйләп йөрүдән файда юк.

Район хуҗалыкларында терлекчелек буенча 10 айлыкка нәтиҗәләр ясау «Дуслык» хуҗалыгында булды. Бу җирлектә алып барылган эшләр белән танышу өчен Пор-Көтәш фермасында яӊа гына сафка бастырылган терлек азыгы хәзерләү үзәге сайланылган. Барлык техник җиһазлары, корылмалары белән бергә 14 миллион сумнан артыкка төшкән бу объектны дуслыклылар күп өйрәнүләрдән, чагыштырулардан соӊ төзергә кирәклегенә инанганнар. Хәзерге вакытта  терлекчелек фермаларына азыкны тиешенчә эшкәртеп шушы үзәктән ташыйлар. Хуҗалыкта киләчәккә өмет белән карыйлар, чөнки алдагы җитәкчелек нигез салган хуҗалыкныӊ үсеш юнәлеше бүген дә иӊ беренчел, әһәмиятле эш, дип карала.

2019 елда хуҗалыкта 63200 центнер ашлык җыеп алынган, 1110 тонна ашлыкны үз хезмәткәрләренә өләшкәннәр, бәяләре дә «тешләрлек» булмаган, солыны 5 сумнан, арпаны 6 сумннан, бодайны 7 сумнан биргәннәр. Хуҗалыкта язгы-җәйге айларда механизаторларны өстәмә кызыксындыру өчен өстәмә 160 тонна арпа бирергә дә мөмкинлек тапканнар. Димәк, күмәк һәм шәхси хуҗалыкларныӊ терлекләренә азык  тиешенчә тупланган. Быел беренче тапкыр 830 тонна арпаны биологик кушылмалар өстәп, җиӊсәләргә тутырганнар, хәзерге вакытта аны инде куллана да башлаганнар. Шулай эшләмичә дә булмый, чөнки хуҗалыкныӊ 2578 баш мөгезле эре терлеге, 50 баш аты бар, бу елда инде 1000 баштан артык яшь терлек алганнар. Эшләгәннеӊ әҗере дә бар, хуҗалык кассасына акчалата 167 миллион сум керем туплый алганнар. Аныӊ 153 миллион сумы терлекчелек тармагыннан керсә, 14 миллион сумга якыны игенчелектән булган.

Сөт җитештерү буенча «Дуслык» район хуҗалыклары арасында лидерлар сафында бара. Агымдагы елныӊ 10 аенда сөтчелектән 114 миллион сум керем алынган. Ит җитештерүне дә онытмыйлар, шушы вакыт арасында бу тармактан 39 миллион сумлык керем алынган. Хуҗалык буенча айлык уртача хезмәт хакы 26 меӊ 276 сум тәшкил итә, бу күрсәткеч буенча да дуслыклылар алда баралар. Агымдагы елда 17 миллион сумга яӊа техника, җиһазлар алганнар, болар барысы да алга үсешнеӊ нигезен тәшкил итә.

Урта Көшкәт авылы клубында районда терлекчелектә 10 ай эчендә башкарылган эшләргә тулы анализ ясаганда, киӊәшмәне алып барган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин бу хуҗалыкныӊ тотрыклы эшләвенә игътибар итеп, башкаларга алардан үрнәк алырга чакырды.

Район буенча ел башыннан терлекчелекнеӊ барлык тармагында үсеш күзәтелә. Мөгезле эре терлек саны район буенча 38243 баш булып, бу алдагы елга караганда 634 башка күбрәк. Хуҗалыклар буенча караганда, баш санын күпләп арттырып баручылар  – “Труд” – 109 баш, “Якты юл” – 130, “Бөрбаш” – 146, “Татарстан” 329 баш. Ләкин шул ук вакытта алдагы елга караганда баш саны кимүгә юл куйган хуҗалыклар да бар, шулардан иӊ күп киметкәне – “Смәел” һәм “Кама” хуҗалыклары.

“Алга”, “Игенче”, “Борнак”, Тукай исемендәге хуҗалыкларда бозау алу узган елдан күбрәк булса да, үлем һәм терлекләрне сату узган елга караганда күпкә артык булу сәбәпле, баш саннары узган елгыдан кимрәк күренә. “Смәел” хуҗалыгында баш саны кимүнең төп сәбәбе булып бозау алуның ким булуы, үлемнең һәм терлекләрне сату алдагы ел белән чагыштырганда күпкә артык булуы тора. Урыннарда эшкә нәтиҗә ясаганда бу хуҗалыкларда ел ахырына кадәр баш санын тулыландыруны беренчел планга куярга кирәк.

Район буенча ун айда 13756 бозау алынды, бу үткән елга караганда 772 башка күбрәк. Хуҗалыклар арасында ярты еллык нәтиҗәләр буенча “Бөрбаш” (95 баш), Тимирязев исемендәге хуҗалык (109 баш), “Якты юл” (131 баш), “Татарстан” (264 баш) хуҗалыклары аеруча яхшы үсеш белән бара. Ел ахырына бозау саны 15890 баш булыр дип көтелә, бу үткән елдан 1286 башка күбрәк булачак.

Район буенча 1440 баш ат исәпләнә. Бу үткән елга караганда 72 башка күбрәк. Хуҗалыклар буенча яхшы күрсәткечләр белән “Смәел” (14 баш), “Сосна” (16 баш), Тимирязев исемендәге хуҗалык (19 баш), “Татарстан” ( 24 баш) бара. Ләкин баш санын киметүгә юл куйган хуҗалыклар да бар. “Труд” – 2 баш, “Борнак” – 3 баш, “Кызыл юл” – 4 баш , “Яңа тормыш” – 11 баш, “Алга” – 17 баш, “Бөрбаш” – 28 баш ат ким булды.

Быел 10 айда район буенча  колын алу 389 баш булды, бу алдагы елдан 28 башка күбрәк күренсә дә, районда атларга тиешле игътибар бирмәгән хуҗалыклар барлыгын танырга кирәк. Узган ел белән чагыштырып караганда, “Активист”, “Сорнай”да, Тукай исемендәге хуҗалыкта һәм  “Борнак”та  колын алу үткән елдагыга караганда кимрәк.

Ел башыннан 72830 тонна сөт җитештерелгән, бу үткән елга караганда 9511 тоннага күбрәк. Тукай исемендәге хуҗалык кына бу өлкәдә «минус»ка эшләде. Бүгенге көндә хуҗалыкның үткән елга караганда кимрәк сөт саварга бернинди сәбәбе юк. Шул ук вакытта Тимирязев исемендәге, “Сорнай”, “Кызыл юл», “Маяк”, “Смәел” һәм “Татарстан” хуҗалыкларыныӊ яхшы үсеш белән баруларын билгеләп узарга кирәк.

Район буенча 10 айга 68183 тонна сөт сатылды. Сөтнең уртача бәясе 23 сум 91 тиен булды. Район буенча иң югары бәя “Татарстан” хуҗалыгында – 24 сум 41 тиен. Иң түбән бәя “Алга” хуҗалыгында – 23 сум 56 тиен һәм “Борнак” хуҗалыгында – 23 сум 57 тиен булды.

Мөгезле эре терлек ите җитештерү район буенча алдагы елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда 103 тоннага күбрәк булды. Әмма 7 күмәк хуҗалыкныӊ узган елга караганда кимрәк ит җитештерүен искә алсак, бу өлкәдә файдаланмаган резервлар күп, дигән нәтиҗәгә киләсеӊ.

Киӊәшмәне алып барган Фирдәвес Нәбиуллин хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр игътибарын нәкъ шушы мәсьәләгә юнәлдерде. Бүгенге көндә хуҗалыкларда хәл ителергә тиешле мәсьәләләр бихисап, әмма вак диеп, иӊ гади эшләргә – фермада санитар сәгать үткәрүгә, савым сыерларын сауганда аерым салфеткалар куллану, сауганнан соӊ имчәкләрне корытып, эшкәртмәләр белән сөртү кебек һәм башка шундый эшләргә «бармак аша» карыйбыз икән, югары технологияләр, алдынгы тәҗрибә, дип сөйләп йөрүдән файда юк. Урыннарда терлекчеләрнеӊ хезмәт шартларын яхшырту, аларга түләү һәм кызыксындыру чаралары турында белгечләр дә, җитәкчеләр дә төптән фикер йөртергә тиешләр, диде ул.

Р. НИЗАМИЕВ

В. ЗӘКИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек