Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Килгән саен яңалыклар каршы ала

«Активист» хуҗалыгында тулаем савым күләменең 2016 ел белән чагыштырганда 192 процентка артуы үзе үк күпне сөйли. Эшне дөрес оештыру, уңайлы эш урыннары булдыру, лаеклы хезмәт хакы –күрсәткечләрнең югары булуында төп шартлар.

«Активист» хуҗалы-гына булган сәяхәтебез Дорга һәм Улисьял фермаларында дәвам итте. Бүгенге көндә Дорга фермасында 625 баш терлек исәпләнә, шуларның 300е савым сыерлары, калганы үгезләр.

– Кызларым тырыш, егетләр дә акыллы, сүзем-не тыңлыйлар. Коллектив белән аңлашып эшлибез, – дип каршы алды ферма мөдире Нина Чумакова.

6 айга кадәрге бозаулар тәрбияләүче Миләүшә Садыйкова яшь терлек-челәрнең берсе. Мәктәпне тәмамлагач та фермага килгән. Ул берүзе 117 баш терлек карый, күрсәткечләре дә югары. Әнисе Нурия белән әтисе Альберт та хуҗалыкта эшләп, лаеклы ялга чыккан кешеләр. Энесе Рамил дә «Активист» хуҗалыгында тракторчы булып эшли икән.

Үгез симертүдә эшләүче Валентина Сафиуллинаның инде эш стажы шактый. Хезмәтен күңел биреп башкаручылардан. 114 баш терлек асраучы Валентинаның көнлек артымы 1,100 грамм. 96 баш үгез тәрбияләүче Олег Камаевның да хезмәтенә тел-теш тидерерлек түгел. Сыерлар савучылар Зөлфия Ефремова, Сания Петухова, Ольга Тургенева, Сергей Тургенев, Роза Колесникова, Мария Газизова, Светлана Афанасьева, Энҗе Рябчикова хезмәте хакында да бары мактау сүзләре генә әйттеләр.

– Энҗе баштарак бозаулар карады, бүгенге көндә сыерлар группасында эшли. Бик тырыш кыз, эшен җиренә җиткереп башкара, – диде аның хакында ферма мөдире.

Лаборант Руслан Андреев та мактаулылар рәтендә. Төгәллеге, үз эшен зур  җаваплылык белән башкаруы сокландыра диделәр.

Без килгән чакта бозаулар фермасында ремонт эшләре бара иде. «Агач идәннәрне бетонга алыштырабыз. Шушындый ук ремонт эшләре җәй көне 200 башлык сыер фермасында да башкарылды», дип сөйләде ферма мөдире.

Улисьял фермасында да хезмәткәрләрнең үз эшен намус белән башкаруы, коллективның бердәм булуы сокландырды. Фәрит Җәләев җитәкчелегендәге ферма коллективы килгән саен матур уңышлары белән сөендерә. Биредә гел яңалыклар каршы ала. Бозаулар өчен тагын бер абзар төзи башлаганнар. Киләчәктә 200 башлы бозау абзарын  сүтеп, аның урынына заманча сыер саву залы төзү максатлары.

Улисьял фермасы «Активист» хуҗалыгының төп терлекчелек комплексы. Шуңа да биредә терлек саннары күбрәк. Бүгенге көндә 1102 баш мал саны бар.

– Сыер савучылар Валентина Изергина, Светлана Кугергина, Юлия Иванова, Валентина Кугергина, Серафима Кугергина, Нина Дмитриева, Жанна Андреева, Римма Низамова, Лидия Дмитриева, Таня Изергина һәм Светлана Емельянова коллектив алдынгылары, бик тырышлар. Килендәшләр Рита һәм Зина Федоровалар исә хуҗалыкның иң күп сөт савучылары. Алар башкалар өчен үрнәк, – диде ферма мөдире.

Бозаулату бүлегендә озак еллар эшләүче Елена Аркадьевна Иванова, Людмила Данилова һәм Олег Изергин, шулай ук биредә каравыл торучы Сергей Соловьев хезмәте дә бары мактап телгә алынды. Бүгенге көндә алар карамагында 50дән артык бозау бар.

1 айдан 6 айга кадәрге бозауларны тәрбияләүче Елена Анатольевна Иванова һәм Люция Соловь-еваларның хезмәте дә җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнде. «Артым яхшы булсын өчен кызлар тырышып эшли», диде ферма мөдире.

400дән артык буаз тана тәрбияләүче Эльвира Васильева белән Людмила Изергина да җәмгыять алдынгылары.

Азык цехында эшләүче Антонида Шамова белән Станислав Даниловның хезмәте дә терлекчелек комплексында зур әһәмияткә ия. Алар алдан хәзерләнгән меню буенча терлекләргә биоөстәмәләр, азык катнашмалары әзерли.

– Терлекләр рационы аларның яшенә һәм күпме савым алуга бәйле, эшебез төгәллек таләп итә, һич ялгышырга ярамый, – ди Станислав.

Ферма мөдире бил-геләп узганча, Улись-ял ферма коллективы тату һәм бердәм. Терлекчеләр иртән-иртүк килеп җитәләр. Көне буе, кушканны көтми, бик тырышып эшлиләр. Хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаралар.

– Эшләгән кешегә вакытында хезмәт хакы түләнә, ашлыгы, печәне, саламы җитәрлек күләмдә бирелә. Җәмгыять исә-беннән теләге булганнарны шифаханәләргә дә җибәрәләр. Күптән түгел тормыш иптәшем Геннадий белән Киров өлкәсендәге шифаханәдә сәламәтлекләребезне ныгытып кайттык. Җитәк-чебезгә барысы өчен дә рәхмәт. Хезмәтебез югары бәяләнгәнгә без бик шат, – ди Серафима Кугергина.

Улисьял фермасы коллективының әнә шундый тырыш, бәхет эзләп читкә китми, үз туган ягында лаеклы хезмәт куючы егет-кызлардан торуы куандыра.

Гөлзидә Газизуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев