Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Килгән саен үзгәреш (+фото)

Редакциябезнең иҗат коллективы «Борнак» җәмгыятендә узган ел җәй булган иде. Бер ел гына узса да, борнаклылар безне кабат яңалыклар белән каршы алды.

2020 елда ферма территориясендә бик күп фермаларның төзекләндерелүе, яңалары салыну хакында газетабызда язган идек инде. Моннан тыш, җәмгыять «Сельхозхимия» булышлыгы белән фермада терлек биналары арасындагы юлларны да тәртипкә китерде. Терлекчеләр йорты да бер дигән итеп ремонтланды, хәзер ул әллә каян үзенә тартып тора. Ул чакта һәр яңалыкны куанып шатланып күзәткән идек. Бу килүебездә дә борнаклылар безне кабат яңалыклар белән каршы алды. Ферма территориясенә керүгә үк зур итеп салып куелган азык цехы игътибарыбызны җәлеп итте.

- Бик кирәкле объект булды бу. Беренчедән, малларга туклыклы матдәләргә бай ризык бирелсә, икенчедән, кул хезмәте бермә-бер кимеде , – дип таныштырды ферма мөдире Фәрит Хәбибуллин. – Тиешле керем алу өчен билгеле, иң беренче ашатуга зур игътибар бирү кирәк. Азык баланслы, макро, микро элементларга бай булырга тиеш. Азык цехында нәкъ шундый ризык әзерләнә дә инде.

Биредә һәр нәрсә программа нигезендә эшләнә. Тәүлегенә 350-380 центнер моноазык әзерләнә. Анда бөтен минераль һәм витаминлы өстәмәләр дә җитәрлек. Цех белән Александр Иванов җитәкчелек итә. Александр калада кадастр инженеры буенча белем алгач, туган авылы Карык-Сермага кайтып төпләнә. Башта  гаражда ремонт эшләрендә катнаша, быел азык цехы ачылгач, яшь белгечне бирегә мөдир итеп билгелиләр.

- Куркытмадымы, синең өчен бөтенләй башка өлкә бит, – дип кызыксындым.

- Юк, куркытмады. Җитәкчелек миңа ышанып тапшырган икән, димәк, өметләрен акларлык итеп тырышып эшләргә генә кала, – дип җавап кайтарды Александр.

Татарча  иркен аралашуы бер сокландырса, яшьләрнең тизрәк калага китү ягын караган заманда, авылда калып, тырышып хезмәт куйган, киләчәктә гаилә корып, биредә төпләнүе хакында белгәч тагын бер гаҗәпләндем.

Ферма территориясендәге чираттагы үзгәрешләрнең берсе быел кулланылышка тапшырылган  өч сенаж базыы булды. Инде аның берсенә сенаж салынган, калганнарына шушы көннәрдә кукуруздан сенаж сала башлаганнар. 1200 рулон сыярлык песән-салам склады да төзеп куйганнар. Азык цехы, баз һәм 400 башка исәпләнгән үгез фермасына бара торган юлларга вак таш түшәлгән.

Эшләргә уңайлыклар булгач, терлекчеләрнең дә, механизаторларның  да кәефләре күтәренке.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев