Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Килгән саен үзгәреш. Кайда дисезме? (+фото)

Редакциябезнең иҗат коллективы «Борнак»  җәмгыятендә узган ел җәй булган иде. Бер ел гына узса да, борнаклылар безне кабат яңалыклар белән каршы алды.

2020 елда ферма территориясендә бик күп фермаларның төзекләндерелүе, яңалары салыну хакында газетабызда язган идек инде. Моннан тыш, җәмгыять «Сельхозхимия» булышлыгы белән фермада терлек биналары арасындагы юлларны да тәртипкә китерде. Терлекчеләр йорты да бер дигән итеп ремонтланды, хәзер ул әллә каян үзенә тартып тора. Ул чакта һәр яңалыкны куанып шатланып күзәткән идек. Бу килүебездә дә борнаклылар безне кабат яңалыклар белән каршы алды. Ферма территориясенә керүгә үк зур итеп салып куелган азык цехы игътибарыбызны җәлеп итте.

- Бик кирәкле объект булды бу. Беренчедән, малларга туклыклы матдәләргә бай ризык бирелсә, икенчедән, кул хезмәте бермә-бер кимеде , – дип таныштырды ферма мөдире Фәрит Хәбибуллин. 

Ферма территориясендәге чираттагы үзгәрешләрнең берсе быел кулланылышка тапшырылган  өч сенаж базы булды. Инде аның берсенә сенаж салынган, калганнарына шушы көннәрдә кукуруздан сенаж сала башлаганнар. 1200 рулон сыярлык песән-салам склады да төзеп куйганнар. Азык цехы, баз һәм 400 башка исәпләнгән үгез фермасына бара торган юлларга вак таш түшәлгән.

Бу хакта тулырак "Хезмәт" газетасының алдагы саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы «Борнак» хуҗалыгы “Борнак” җәмгыяте