Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Килилеләр чаң суга: көтүлексез калдык!

Күптән түгел Кили урман хуҗалыгы хезмәткәрләре безнең авыл көтүе йөри торган урыннарны сукалап, бозып, агачлар утыртып бетерде. Киләсе язда сыерларыбызны кайда йөртербез? Безгә көтүлек бирүче булырмы?

Хөрмәтле редакция! Күптән түгел Кили урман хуҗалыгы хезмәткәрләре безнең авыл көтүе йөри торган урыннарны сукалап, бозып, агачлар утыртып бетерде. Киләсе язда сыерларыбызны кайда йөртербез? Безгә көтүлек бирүче булырмы? Әле авылны су белән тәэмин итә торган чишмәбез тирәсен да боздылар, авылга су килә торган торбасын өзгәннәр иде, анысын коммуналь хуҗалык егетләре килеп ялгап, ремонтлап бирде. Чишмә өстендәге ерганаклардан пычрак су агып төшеп, суыбызның сыйфаты бозылыр дип тә борчылабыз. Зинһар, ярдәм итсәгез иде.

Килилеләр инде бу хакта җирле үзидарәгә дә, район хакимиятендәге җаваплы кешеләргә дә мөрәҗәгать иткән булып чыкты. “Бүгенге көндә бу мәсьәлә тикшерелә, өйрәнелә, урынга барып, танышып кайттык, хатта язылганнар дөрес, яңа көтүлек мәсьәләсен хәл итәчәкбез”, – диделәр безгә. Без дә үз чиратыбызда журналист тикшерүе үткәрәбез, монда әле экологлар ярдәме, аңлатмасы да кирәк булачак, Кили урман хуҗалыгы җитәкчеләренең җавабы белән дә таныштырырбыз. Бу хакта газетабызның киләсе санында укырсыз һәм алга таба сайтыбызда да танышырбыз.

 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кили авылы