Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Киӊәшләштек, инде хәзер эшкә (+фоторепортаж)

Хуҗалыкта терлекчелек тармагына аерым игътибар бирелүен һәр өлкәдә күрергә була. Сәбәпләре дә бар: соӊгы елларда, бигрәк тә сөт җитештерү өлкәсендәге чигенешне туктату һәм алга баруны тәэмин итү.

Ай саен төрле хуҗалыкларда уза торган киӊәшмәләрнеӊ уӊай ягы бар икәнен күп очракта моӊа әзерләнгән җирлек кенә тулысынча бәяли аладыр: беренчедән, кунаклар килешкә өеӊне тәртипләгән кебек, бу киӊәшмәгә дә ныклап әзерләнергә кирәк. Икенчедән, бу чараны хуҗалыкка гына түгел, җитәкчелеккә дә җитди имтихан тоту, дип карау кирәк. Димәк, бу очракта, дәвамлы эшләнгән эшләрне күрсәтә белү һәм аны киләчәк үсеш белән бәйләү мөһим. Семинардан соӊ аралашкан белгечләр фикеренчә, «Якты юл» күмәк хуҗалыгы җитәкчелеге бу нисбәттән куелган максатларына ирешә алган.

Хуҗалыкта терлекчелек тармагына аерым игътибар бирелүен һәр өлкәдә күрергә була. Сәбәпләре дә бар: соӊгы елларда, бигрәк тә сөт җитештерү өлкәсендәге чигенешне туктату һәм алга баруны тәэмин итү, хуҗалык казнасына керә торган акчаныӊ гомуми күләмен тиешенчә арттыру таләп ителә. Моныӊ өчен соӊгы вакытта күләмле эш башкарылган. Терлек торакларына ел саен ремонтлар үткәрелә, агымдагы ремонтка 2 миллион 500 меӊ сум акча сарыф ителгән. Куныр фермасында 500 баш терлек абзарын үзгәртеп, республика программасы ярдәмендә бозауларны тудыру бүлеге, салкын ысул белән бозауларны үстерү өчен бина төзелгән. Тагын бер терлек торагына капиталь ремонт ясалган. Барлык эшләгән төзелеш эшләре хуҗалыкка 13 миллион 857 мең сумга төшкән. Терлек азыгын баланслау өчен 1 миллион  500 меӊ сумлык өстәмәләр алынып файдаланылган. Болар барысы да җитештерелгән продукциядә, хуҗалыкныӊ керемендә чагылыш табарга тиеш, дип белдерде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе  Фирдәвес Нәбиуллин әйтүенчә, эшне дә эшлибез кебек, әмма ахыргы нәтиҗәләргә карасак, аныӊ күп очракта уӊай булмавын күрәбез. Шуныӊ өчен, башлаган эшне ахырына кадәр алып бару, һәр өлкәдә фән казанышларына, практик кулланышта үзен уӊай күрсәткән алымнарны даими эшчәнлектә файдалану гына уӊышка китерәчәк. Ә район хуҗалыкларында терлекчелек өлкәсендә кабатлана торган җитешсезлекләр турында киӊ итеп киӊәшмәнеӊ икенче өлешендә сүз булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якты юл хуҗалыгы