Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көн дими, төн дими

Кыр эшләренең бу этабында гадәттә кырдагылар күнегелгән режимда эшли башлый. Әмма быел татарстанлылар әле дә чын мәгънәсендә көнне-төнгә ялгап эшли.

Бәрәңге алучы комбайнчыларга кагыла бу кадәресе. Өч комбайнда өч механизатор көндез эшләсә, тагын өчесе төнлә дәвам итә. Беренче көннән алып бәрәңге алуда эшләүче Зөлфәт Хәкимов, Геннадий һәм Дима Ивановларга ярдәмгә килгән Рәфкать Саттаров, Рөстәм Әшрәфҗанов, Илгизәр Минһаҗевларның күмәк тырышлыгы белән (дөрес, соңгы атнада казыгычларны һәм чүпләүчеләрне дә чыгарырга туры килгән) шушы көннәрдә бу культураның соңгы уңышы кырлардан кайтарылачак. Быел уңышы да сөенерлек, диләр хуҗалыкта.

Соңгы арада, дәррәү кубып, кукуруздан силос салалар биредә. Наил Вәлиев, Рифат Сабировлар тураткан яшел массаны дүрт КамАЗда  Ирек Хәкимов, Фидаил Хәкимов, Рамил Габдуллин, Динар Сәйфелганиевлар ташып торса, Рәдис Габдуллин, Илшат Галиевлар таптатуда эшли. 70 гектарның гына уңышын җыясы калган.

– Быел беренче тапкыр кукуруздан корнаж әзерләмәкче булабыз, – ди хуҗалык агрономы Фирдус Хәкимов. – Гади итеп аңлатканда, орлыкка дип үстерелгән 250 гектар мәйдандагы кукурузның чәкәнен орлыгы белән бергә туратып, чокырга салу дигән сүз бу. Комбайнга махсус ургыч кына куела. Шушы көннәрдә керешербез дип уйлыйбыз.

Эш кайный торган тагын бер участок – туңга сөрелә торган басулар. Биредә әлегә өч трактор эшли. Куәтле “Джондир”да Ришат Саттаров елның-елында иң югары күрсәткечкә ирешсә, Разит Габдуллин, Фәнис Сәйфетдиновлар да үз техникаларына куелган көндәлек норманы арттырып үтиләр. Туңга сөрүнең дә өчтән икесе төгәлләнгән инде. Бәрәңге һәм кукуруз басулары гына калып бара. “Бәрәңге алынып бетүгә, тагын берничә техника туңга сөрүгә керешә, аны да тиз көннәрдә тәмамларга җыенабыз”, – ди Фирдус.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге казу