Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көн кадагында – бәрәңгене тиз арада алу мәсьәләсе

Көз узган ялларда явымсыз матур көннәр бүләк итте. Халык дымлы балчыктан чистарта чистарта булса да бакчалардагы бәрәңгесен алып бетерде. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә дә бәрәңге ала башладылар.

Дистәләгән гектарлы басуларда бәрәңгене балчыктан аралый-аралый җыеп, әллә ни кызулап булмый билгеле. Шулай да «Татарстан» хуҗалыгында 30 гектарга якын бәрәңге алганнар инде. Механизатор Зөлфәт Хәкимов, Геннадий Иванов комбайннар белән ала. Салавыч мәктәбе укучылары, авыл активы казыгычлар артыннан чүпли. Басулар бик дымлы булса да көн саен 4-5 гектар бәрәңге алына.
Шушы ялда «Смәел»дә дә бәрәңге алу комбайны басуга чыгып карады. Бәрәңге белән бергә балчыгы күбрәк менә диләр.
«Бөрбаш»та бәрәңгене үзе утырткан, тәрбияләп үстергән зур тәҗрибәле өлкән механизатор Хәниф Миңһаҗев, Нәкыйп Дәминов та комбайннарны «эшкә җикте». Өч казыгыч артыннан авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре чүпли, мәктәп укучылары булыша.
«Сорнай»да да казыгыч артыннан бәрәңгене җыеп барырлык кеше туплый алганнар, 100дән артык укучы бала чыккан. «Якты юл», «Игенче», «Яңа тормыш» хуҗалыкларында бәрәңге алырга комбайннар да чыккан, казыгычлар артыннан да чүплиләр.
Быелгы кебек явымлы елда комбайннарга гына ышанып булмый. Аяз торган көннәрдә булган барлык казыгычларны да эшләтеп, чүпләргә мөмкин кадәр күбрәк халык массасын тартырга кирәк, диләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә. Түләү белән тиешенчә кызыксындырганда һәр төбәктә сезонлы акча эшәп алырга теләге булган кешеләрне моңа күп туплап була.
Әмма әле район хуҗалыкларында күбесе бәрәңге алуга җитди карамыйлар. Кояшлы 14 сентябрь көнне нибары 701 тонна бәрәңге кайтартылды. Аның «Татарстан» өлешендәге 231 тоннасын чигерсәң, бәрәңге ала башлаган калган 13 хуҗалыкка бөтенләй дә аз туры килә. Ә «Маяк», «Кызыл юл», «Активист», «Арбор» хуҗалыклары бәрәңге басуларында бу көнне эшләмәделәр.
15 сентябрьгә районда 80 гектар бәрәңге алынган. Кичәге темп белән эшләгәндә калган 660 гектардан алу өчен ай ярымнан артык вакыт сорала дигән сүз. Көзге салкын елак көннәрне көтмичә, бөтен көчне бәрәңге алуга тупларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250