Кояшлы тау битендә... куәтле техникалар (фото)
«Татарстан» җәмгыяте районда беренчеләрдән булып язгы чәчүгә кереште
21 апрель көнне иртән-иртүк «Татарстан» җәмгыятенең машина-трактор паркында рәхәт бер кайнашу булып алганнан соң, кояш төшлеккә җитәр-җитмәс мизгелләрдә, заманча техникалар басуларга юнәлде. Аллага тапшырып, «Татарстан» игенчеләре язгы чәчүгә кереште. Илшат Һидиятов белән Рөстәм Әшрәфҗанов (алга таба берсе төнлә, берсе көндез эшли торган булачак, эш шулай оештырыла биредә) «John Deere» чәчү комплексында Яңа Салавыч авылы тау итәгендәге 41 гектарлы басуга арпа чәчүгә тотынсалар, Илшат Галиев исә «HORSCH» чәчкече белән Салавыч Сәрдегәнендәге 105 гектарлы басуда арышны арпа белән «сипләп» чыкты (көздән чәчелгән арыш начаррак тишелсә, өстенә шулай башка бөртекле культуралар өстәп, ягъни «сипләп» чыгалар). Әлеге «HORSCH» агрегатына шофер Ранил Сәйфелганиев арпа бөртекләре алып килсә, Ирек Хәкимов ашлама ташыды.
Алдынгы «Татарстан» җәмгыятендәге куәтле техникалар гаҗәеп көчле механикага корылган — басуга чыкканда канатларын үзләре җыеп чыгалар, килеп җиткәч әллә ничә метрга кадәр сузалар, аннан очар кош сыман гына мәйданнарны иңлиләр, ә төгәлләнгәч, канатларын кабат җыялар да, җайлап кына кайту юлына юнәләләр. Әтиләрнең язгы чәчү вакытында эшләгәннәре искә төшеп китте: чәчү башлангач тимер авыр тырмаларны арбага төяп алып чыгалар, бушаталар, коралар, тагалар, тырмалыйлар, җир әзер булгач чәчәргә тотыналар, чәчкеч артына басып, күзәтеп йөриләр, чәчкечләрне чистарталар, ватылса ремонтлыйлар, тузанга-майга батып, йөдәп, кара төндә генә кайтып керәләр. Чәчү беткәч, тырмаларны кабаттан кул белән төяп гаражга алып кайталар, чистарталар, юалар...
Ә хәзер исә бөтенләй башкача, үзем күргәнчә әйтәм: басуга без килгәндә «John Deere» янында ягулык салу машинасы тора иде, шоферы Фәнил Зыятдинов заманча техниканы «тукландырган» арада тузаннар эченнән тонналы йөкләр төяргә сәләтле «JCB» мини тракторы белән Рамил Нәҗипов килеп чыкты, аннан ике прицеп таккан, берсенә борчак (арпаны төгәлләп, 23 апрель көнне борчакка күчтеләр), икенчесенә ашлама салган «КамАЗ» машинасын иярләп Фидәел Хәкимов та килеп җитте. Төягеч дигәне чәчү комплексына башта берәмтекләп тонналаган капчыкларны китерде, алардан бункерга борчак бөртекләре коелды, аннан катлаулы һәм карбамид ашламалар салынды. Кул хезмәте гомумән юк, барысын да техника эшли, бары тик шофер Фидәел Хәкимов арбада төягечнең мөгезләренә капчыкларны элә генә, ә өстә Илшат Һидиятов белән Рөстәм Әшрәфҗанов көйләп бушатып тора.
Агроном Фирдүс Хәкимов әрләми-какмый эшне контрольдә тота. Хәер, хезмәткәрләр әрләрлек түгел монда, эшкә күндәм, нык кешеләр, алдынгыларның алдынгылары. Бункерлары тулгач, чәчү комплексын таккан «John Deer» тракторы, горур кыяфәттә алга кузгала. Җир куенына борчак бөртекләре сыена. Баш агроном Фирдүс Хәкимов механизатор Рөстәм Әшрәфҗанов белән орлыкларның җиргә ничек төшүен тикшереп алалар: борчаклар тиешенчә чәчелеп бара, уңышлы гына тишелеп чыгып, бәрәкәтле генә булуын теләргә кала. Көннең кояшлы, хезмәт кешесе өчен кулай булуына бер куансак, эшнең җиңеллеген күреп, янәдән сөендек.
— Бу куәтле техникалар, иң беренче чиратта, хезмәт кешесенең эшен җиңеләйтү максатыннан, кеше факторын уйлап алынды да инде, — ди «Татарстан» җәмгыятенең алдынгы карашлы рәисе Айнур Нотфуллин. — Хәзер исә иске тырмаларның, чәчкечләрнең берсе дә чыкмый, бөтенесе дә асылмалы, җыелма тырмалар, комплекслар. Заманча техникалар эшнең сыйфатын да яхшырта, эшне тиз арада төгәлләргә дә мөмкинлек бирә.
Куәтле чәчү комплекс-лары ярдәмендә быелгы чәчүне ике атна дәвамында төгәлләргә ниятләп торалар, инде бер атнасы узды, чәчү башланганның төнендәге кебек яшенле яңгырлары комачауламаса, басуга кереп булса, читтәге басуларны да кертеп, унбиш көн эчендә ничек тә төгәлләргә исәпләре. Җәмгыять рәисе Айнур Рамилович белдергәнчә, быел төп басымны азык культураларына бирергә уйлыйлар, люцерна белән кукурузны күпләп игәргә җыеналар. Иген культураларын сату мәсьәләсендәге авырлык-лар белән очрашкач, шундый фикергә киленгән. Терлек саны да елдан-ел арта бара, бүгенге көндә мөгезле эре терлекләрнең баш саны 4000нән артып киткән. Аларга ашатырга мулдан кирәк, ел ярымлык запас та әзерләми булмый. Бәрәңге игүдә дә икеләнүләр бар.
— Уйлап торам әле менә, бәрәңгене 50 гектардан артык утыртмаска иде дип, — ди Айнур Рамилевич. — Икенче ел рәттән инде файда китерми, акчаны гына ашый. Сату буенча төрле юлларын эзләп, эшләп карадык, файдасын күрмәдек.
Юк, бәрәңге игүне бөтенләй бетерү яклы түгел алар, бары ашханә сортларыннан китеп, крахмаллы сортларга күчеп карыйсылары килә. Липецский каласында урнашкан крахмал заводы җәмгыять белән эшләргә дә әзер, биредә фри бәрәңгесенә яраклы сортлар эшкәртелә.
— Ләкин андый бәрәң-гене бик өйрәнеп, технологиясен яхшы белеп үстерергә, аннан соң тиешенчә саклый белергә кирәк, — ди рәис. — Ашханә сортларын 1-3 градуста сак-ласак, монысын 8-10 градуста саклыйсы, ә андый температурада бәрәңге үрли бит... Шулай да, үстереп карарга кирәк.
Аның каравы, җәмгыять элиталы орлыклар үстереп сату буенча уңышлы эшли. Бу өлкәдә егерме еллап тәҗрибәләре бар. «Татарстан элиталы орлык-лар» ассоциациясендә әгъза булып торалар. Орлыкларны үзебезнең районнан һәм дә республикадан тыш, чит төбәкләргә дә саталар. Бу өлкәдә тырышып эшләгәнлекләре саннарда күренеп тора, 2023 елда гына да 356 тоннадан артык орлык сатканнар. Орлыкны күбрәк сатсак, күпкә файдалы инде, әмма терлек азыгы өчен дә кирәк дип калдырырга мәҗбүрбез, ди җәмгыять рәисе. Ә инде орлыкчылык буенча агроном Булат Юнысов белән җәмгыятьнең баш агрономы Фирдүс Хәкимов әлеге җаваплы, киренке, үз нечкәлекләрен таләп итүче хезмәтне җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп алып баралар. Сыйфат ягына аеруча да җаваплы карыйлар, чөнки яуланган ышанычны югалтырга ярамый.
Менә шулай, кул хезмәтенә бәйле тагылма тимер тырмаларны, чәчкечләрне хәзер көчле чәчү комплекслары, җыелма тырмалар алыштырды. Без кайту юлына чыкканда тырманың берсе — «ДТ-75» тракторына тагылганы каршыга ук очрады, бер басудан кайтып, икенче басуга кереше иде, күрәсең. Фәнил Хамматов, Азат Хәбибуллин, Юрий Иванов, Рәдис Габдуллин, Радик Бариев, Александр Вячеславов, Рәфкать Саттаров, Фәнис Сәйфетдинов, Дмитрий Иванов күпьеллык үләннәрне, кыш чыккан уҗымнарны тырмалап, дым каплатып, эшләрен наять итеп алып баралар.
«Татарстан» җәмгыятенең быелгы язгы чәчү компаниясе районыбыз тарихы битләренә әлеге язмада исемнәре телгә алынган уңган игенчеләре, механизаторлары, шоферлары, белгечләре, җаваплы хезмәткәрләре белән кереп калачак. Елларга иминлек иңсен дә, кырлардан мул уңыш алырга язсын, тырыш хезмәт югалмасын, табыннарга кайнар икмәк, сөт, каймак һәм ит булып кайтсын. Уңышлар сезгә, уңган татарстанлылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев