Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Комбайнның кабинасына да утырып, баскычына да басып, басу әйләнә идек

Барган-барган басу ашавы ашап кайта идек. Аның тәмлелеге...

- Иии яратам да инде шушы уборка вакытын( балачактан шулай әйтеп күнеккән). Басуда эшләүче комбайннар, ындыр табагында киптерү җайланмаларының тавышлары балачакка алып кайта. Агитбригада белән басуга чыккач бу хатирәләр тагын да яңарды... Шунда янда комбайн була торып бер комбайнга утырып та карамаганмын дип үкенеп йөрим. Юкса, бала вакытта шул комбайнга утырып йөрү өчен җәяү ничәшәр чакрым басуга бара идек бит...(Әтиебез комбайнер иде безнең). Рәхәтләнеп комбайнның кабинасына да утырып, баскычына да басып, басу әйләнә идек. Комбайнның бункеры тулгач, ашлык бушатуларны карап тору үзе ни тора. Барган-барган басу ашавы ашап кайта идек. Аның тәмлелеге... Мәрхүм әтием үзенең кәтлитен ашата иде (кәтлитләр механизатор санынча гына булгандыр инде). Аннары әтием бездән туйгач ашлык ташый торган машиналарга утыртып кайтарып җибәрә иде.
Укулар башланганчы ындыр табагында ашлык киптерүдә, аны амбарларга кертеп урнаштыруда эшли идек. Шуңа күрә бик якын инде бу уңыш җыеп алу вакыты. Балачакка алып кайта.Ә безнең балачак җинел булмаса да бик рәхәт булып истә калган, - ди Раушания Гайнуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев