Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Комбайннар парадка чыкты. Уракка да ерак калмый (фото)

Быелгы комбайннар парады «Игенче» хуҗалыгы базасында башланды. Дистәләрчә килограмм ягулык ягып, озын юл үтеп, «Алга», «Сорнай» җәмгыятьләре механизаторлары да комбайннарын бирегә алып килде.

Салам, бөртек салып һәркайсын эшләтеп карадылар. «Игенче»дән, «Алга»дан килгән берничәсендә бөртек аккан урыннары барлыгы ачыкланды. Уракка кадәр аларны төзәтергә ышандырдылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре урынга килеп моны кабат тикшерәчәк.

Парадка килгән һәр комбайн икешәр янгын сүндергеч, аптечка, агач һәм тимер көрәкләр, сәнәк, чиләк белән комплектланган. Комбайннарның әзерлеген тикшереп бетергәннән соң, комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре белән быелгы уракның үзенчәлекләре, түләү шартлары, кызыксындыру чаралары, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында зур сөйләшү булды. Парадка өч хуҗалыкның да җитәкчеләре, баш инженерлары, агрономнары, икътисадчылары килгән, игенчеләрнең сорауларына урында ук җавап алу мөмкинлеге тудырылган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин урып-җыюда быел да узган елгы кебек район хакимияте тарафыннан сертификатлар биреләчәген искәртеп китте, игенченең ничек эшләсә күпме хезмәт хакы алачагын кырга чыкканчы ук белеп торырга тиешлеген ассызыклады.

Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин кырлардагы мул уңышны югалтуларсыз җыйнап алуда игенче-механизаторларга зур бурычлар йөкләнүен күрсәтеп, аны уңышлы башкарып чыга алуларына ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250