Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Комбайннар парады дәвам итә (+фоторепортаж)

Бүген “кыр кораблары”ның урып-җыю чорына әзерлеген тикшерү, ягъни комбайннар парадының икенче көне “Яңа тормыш” хуҗалыгында дәвам итте. Бирегә хуҗалардан тыш “Борнак” һәм “Маяк” хуҗалыкларыннан да килгәннәр иде.

“Борнак”тан быелгы урып-җыю кампаниясендә өч комбайн катнашачак. Биредә барысы да “Акрос”лар һәм алар барысы да соңгы өч елда алынган. “Маяк”тан игеннәрне җыеп алуда дүрт комбайн катнашачак. - Әзерлегебез яхшы. Уракка керешергә җыенабыз инде. Борчактан башлаячакбыз, - диде баш инженер Ренас Нәбиев. “Яңа тормыш”та да быел өч кенә комбайн калган, шуның берсе яңа - “КЗС-1218”. Яңа комбайнны үзләре дә төрле камералар белән баетканнар. - Бу комбайнчыга күренми торган зоналарны күрсәтер өчен эшләнде, - диде Радик Мардян.

“Яңа тормыш”ның алдынгы комбайнчысы Марат Нигъмәтуллин уракка бик яхшы кәеф белән керәбез, ди. - Быел бишенче урагым булачак. Басу-кырларны карап чыктык, елына күрә уңыш начар түгел, - диде Марат абый. Узган ел Марат Нигъмәтуллинга яхшы хезмәте өчен район башлыгы Рамил Нотфуллин вымпел да тапшырган иде, быел да шул уңышларын кабатларга язсын тырыш механизаторга.

Комбайннар төзеклеге тикшерелгәннән соң игенчеләр сый тулы өстәлләр артына җыелып, рәхәтләнеп аралашты. Тәмле ризыклар белән күңелләрне күргән “Яңа тормыш” җәмгыяте пешекчеләренә зур рәхмәт.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комбайннар парады