Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уракка керештек, хәзер исә ашыкмый-кабаланмый эшләргә кирәк (+фоторепортаж)

Бүген Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең Бөрбаш ягындагы басуы якын-тирәдәге өч хуҗалыкның комбайннарын үзенә - комбайннар парадына җыйды.

Тезелеп киткән комбайннарның парадка килүе үзе бер матур, дулкынландыргыч күренеш. Татарстан, Тимирязев исемендәге, Бөрбаш хуҗалыклары игенчеләре башта комбайннарның уракка хәзерлеген махсус комиссия әгъзаларына исбатлады, аннан районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре бераз аңлату эшләре алып барды, районның баш агрономы Ирек Галимов 31 мең гектар җирдә урып-сугу эшләре башкарырга кирәклеге турында әйтте, Ришат Нуриев хезмәт куркынычсызлыгы турында сөйләде. Ул да, идарә башлыгы Фирдәвес Нәбиуллин сүзләренә кушылып, комбайнчыларга үзләрен, ярдәмчеләрен сакларга өндәде.

Берүк сак эшләгез, - дип кат- кат кисәтте Ришат. - Күптән түгел бер авылда бер егет чокырда балчык астында калып үлгән. Бер производствода бер яшь егетнең кулына зыян килгән. Гаять тә мөһим, җаваплы компания булган урып-җыю чорында, хезмәт урынында андый күңелсез хәлләр була күрмәсен дип, шуңа гына бу хәлләрне мисалга китерү.

Һәрбер хуҗалык та инстуктаж үткән булып чыкты. Иртән комбайннарының төзеклеген бер кат тикшереп, басуга чыгып, кичен гаиләләре янына исән-имин, бик нык арысалар да, эштән дәрт-куәт алып кайтырга язсын аларга. Фидәвес Нәбиуллин вакцинация турында да әйтеп үтте. Калган башка белгечләр дә аерым таләпләр турында искәртеп, сыйфат мәсьәләсенә йогынты ясап, һәрбер игенчегә уңышлар теләп калды.

Инде озак еллар иген иккән игенчеләргә һәм алар янәшәсендәге яп-яшь ярдәмчеләренә карыйсың да, башны иеп рәхмәт әйтәсе килә. Чыннан да, меңәрләгән кеше хезмәте белән формалашкан уңышны нәкъ менә хуҗалыкларның шушы берничә комбайнчысына түкми-чәчми җыйнап аласы. Чыннан да, кыр батырлары шул алар. Әле коры, кызу көннәрне үзләренә буйсындырып, ныгытып эшлиселәре бар. Күбесе яңа, заманча, зур егәрлекле комбайннарны иярли, тиз көннәрдә ашлыкны амбарларга озата.

“Татарстан” җәмгыяте пешекчеләре игенчеләр хөрмәтенә тәмле ризыклар пешереп, табын әзерләгән. Игенчеләр сыйланып алуга, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин да килеп җитте. Бүген инде аның басу-кырларга икенче визиты, төшкә чаклы “Игенче” хуҗалыгында узган парадта катнашты.

Иң беренчеләрдән булып уракка “Татарстан”, “Дуслык” хуҗалыклары төште, аннан Тимирязев.

( «Якты юл» да чыкты көзге бодаен урырга). Быел уңыш коры, экстремаль шартларда дисәң дә була, формалашты. Хәзер безнең бурыч игеннәрне югалтуларсыз, түкми-чәчми, ашыкмыйча җыйнап алу. Бөртеклеләрне сыйфатлы итеп җыеп алырга бөтен мөмкинлекләребез дә бар, уракка 78 комбайн чыга, егәрлекле комбайннар алу хисабына комбайннарыбыз саны кими, әлбәттә.

Хезмәткә кызыксындыру чараларының быел ел кору килү сәбәпле үзгә булуы хакында да белдерде, шунда ук бухгалтерия хезмәткәрләрен, үлчәүдә утыручыларны да эшкә намуслы карарга чакырды. Мул уңыш алып куанырга язсын, диде районыбыз башлыгы. Комбайннар парадында хуҗалык җитәкчеләреннән бары тик “Татарстан” җәмгыяте җитәкчесе Айнур Нотфуллин гына бар иде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комбайннар парады Тимирязев исемендәге хуҗалык