Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Комбайннар парады дәвам итә (+фоторепортаж)

Кичә районыбызда "Кама" һәм "Труд" зоналарында комбайннар парады дәвам итте, ә бүген "Игенче" һәм Тимирязев исемендәге җәмгыять зоналарында йомгаклау булачак.

"Кама" хуҗалыгы җирлегендә узган комбайннар парадында "Кама", "Якты юл", "Активист", "Кызыл юл" хуҗалыкларыннан 20 "кыр корабы" катнашты. Араларында яңалыгы белән башкаларыннан аерылып тора торган "Акрос-550"дә бар иде. Әлеге комбайн "Якты юл" җәмгыятенеке. Ә "Труд" һәм "Арбор" җәмгыятьләре катнашында узган парадта 9 комбайн катнашып, барысы да уңай бәя алды. Шулай да аларның төзеклеге иген кырларында сыналачагын да онытмасак иде. Нәкъ менә шунда алар сынатмаска һәм барлык көчләренә эшләргә тиешләр. Игенчеләребезгә уңышлар телибез, быелгы гадәти булмаган җәй икмәкләр җыеп алганда булса да безне сөендерсен иде. Маңгай тирен түгеп эшләгән механизаторларыбызның хезмәтләре юкка булмасын, үз хезмәтләренең җимешләрен дә татырга язсын аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250