Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Комбайннар парады -уракка әзерлек күрсәткече (+фоторепортаж)

Басуларда күкрәп иген үсте. Алар мул башаклары белән сөендерә. Алда - урып-җыю эшләре. Игенчеләр белән очрашып-сөйләшү, комбайннарның техник торышын билгеләү максатыннан районда комбайннар парады узуы турында хәбәр иткән идек.

Соңгы парад бүген Тимирязев исемендәге җәмгыять басуында булды. Биредә "Татарстан", "Бөрбаш", Тимирязев исемендәге җәмгыятьләрдән барысы 15 комбайн катнашып, алар сынауны яхшы үтте дигән билге алды. Шулай да әлеге чарада катнашкан һәрбер авыл хуҗалыгы белгече комбайнчыларга икмәк, үстерелгәннең бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу быел бигрәк тә әһәмиятлерәк булуын тагын бер кат искәртеп узды. Чөнки табигатьнең көйсезлеге игеннәр торышына, аерым алганда үсемлекчелеккә зыян салды.Алда нинди һава торышы булачагын да белмибез әле. Уңышны югалтмау өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләү - бүген көн кадагында торган беренчел бурыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250