Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Көннәрнең коры торган чагында ныклап эшләп калырга ашыгабыз»

Өлгергәнчә арыш һәм арпаны да җыйнап ала башладык, аларның әлегә уртача уңышлары 41,4 һәм 45 центнерны тәшкил итә

«Труд»

– Урып-җыю эшләренә 31 июль көнне керешеп киттек. 155 гектар мәйдандагы көзге бодайны тулысынча сугып бетердек. Ул гектарыннан уртача 37,4 центнер уңыш бирде. Өлгергәнчә арыш һәм арпаны да җыйнап ала башладык, аларның әлегә уртача уңышлары 41,4 һәм 45 центнерны тәшкил итә. Быел борчак сортын алыштырып, «Ульяновец» дигәнне чәчкән идек, уңышыннан бик канәгать калдык, уртача 26 центнер булды. Игеннәрдән бушап калган басуларның саламнары җыелып, артыннан ук җир эшкәртелеп барыла. Быел иген кырларына дүрт комбайн чыкты, аларда үз эшләрен оста белүче комбайнчылар эшли: Валерий Степанов, Владислав Абрамов, Эдуард Овчинников, Владислав Ураков. Бөртекләрне кырдан ындыр табагына «КамАЗ» шоферлары Владислав Троцианский белән Василий Очинников һәм «ЗИЛ» машинасында эшләүче Юрий Чупанов ташый. Игенчеләребез дә, шофер-механизаторлар да тырышып эшли, көннәрнең коры торган чагында ныклап эшләп калырга ашыгабыз, – дип эшләре белән таныштырып үтте баш агроном Илдар Гыйләҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев