Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Корнавирус чиреннән дәвалаганда бәрәңге ярдәм итәме

Ә инде корнавирус чиреннән дәвалаганда бәрәңге ярдәм итәме, дигәндә, әлбәттә, дип җавап кайтарырга була.

Бәрәңге күптән безнен табыныбызда урынын түрдән алган ризык. Моннан 20-30 ел элек утыртылган бәрәңге мәйданын хәзерге вакыттагысы белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Кайвакыт уйлап йөрим, әгәр дә бәрәңгене корнавирус чирен дәвалаганда ярдәм итә, дип табиблар бер-ике фәнни хезмәт язсалар, интернетта анын буенча бераз шау-шу купса, бәрәңгене үстерү күпкә артыр иде.

Бүгенге көндә бәрәңгене утыртуда күпләр айнын торышына карап эш йөртә. Мәсәлән, майның 11-12, 15- 17 һәм 20-21 көннәрендә аны утырту кулай, дип исәпләнелә.

Шулай ук, майның 9, 10, 13, 17-24, 27 һәм 28 көннәрендә утыртырга була, әмма файдасы алдагы көннәргә караганда күпкә аз булачак.

Ә инде корнавирус чиреннән дәвалаганда бәрәңге ярдәм итәме, дигәндә, әлбәттә, дип җавап кайтарырга була. Беренчедән, саф һавада физик хезмәт бары файдага, сулыш киңәя, үпкәләр чистара, икенчедән, бәрәнге утыртканда урамда, кибеттә йөреп булмый, өченчедән, бик арган вакытта кеше белән аралашасы да килми. Димәк, файдасы бик күп.

Бәрәңге утыртмаган булсак, көрәкләрне алдык, киттекме?!

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус Бәрәңге утырту