Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Корстон»да Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтенә бәйрәм гөрләде

Бүген «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагында эшләп, үзләрен иң-иңнәр дип таныткан хезмәткәрләр Казанга җыелды.

Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Чарада, зур тырышлык күрсәткән иң яхшы игенчеләрне, терлекчеләрне, механизаторларны, КФХ башлыкларын һәм авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Анда районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин, «Татарстан» җәмгыяте җитәкчесе һәм алдынгы механизаторы, «Яңа тормыш» җәмгыяте җитәкчесе, «Труд» машина-трактор паркы мөдире, «Сосна» җәмгыятенең баш зоотехнигы, авыл хуҗалыгында озак еллар эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялдагы хөрмәтле ветеран Сәйдәш Исрафилов, «Кама» хуҗалыгының баш агрономы, «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчесе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Ришат Нуриев, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән алдынгы комбайнчы Илфат Әсхадуллин да катнашалар.

Республикабыз җитәкчесе кулыннан илебезнең югары бүләкләрен алучылар арасында райондашыбыз да бар. Ул - "Татарстан" җәмгыятенең алдынгы тракторчысы Илгизәр Минһаҗев. Берүзе 3-4 кешелек хезмәтне башкара торган Илгизәр Мөбарәкович үз тырышлыгы, фидакарьләрчә эшләве белән «Татарстанның атказанган механизаторы» исемен алуга иреште. Аның үрнәгендә яшь буын да тырышып эшләп, шундый шәхесләргә ошарга тырышсалар иде.
Фото: business-gazeta

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250