Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Коры җәй алдыннан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дымның кадерен белергә тиеш – галим

Туфракны вакытында эшкәртү дымны 8-10 тапкырга тоткарлый, ди Олег Шайтанов.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Эссе һәм коры җәй килүен белә торып, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдындагы төп бурыч – туфракта булган дымны саклап калу. Бу хакта Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов кисәтә.

Исегезгә төшерик, галим бүген “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән эксклюзив әңгәмәсендә җәйнең эссе һәм коры киләсен хәбәр иткән иде.

“Эссе һәм коры җәй килүен алдан белә торып, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бар тырышлыкларын дымны экономияләүгә, саклауга юнәлтергә тиеш. Кар тота белмибез хәзер. Кышын басуларга кар тоткарлау өчен җайланмалар куелмый. Шулай да булган кар суы тиз акмасын, җиргә сеңсен өчен туфрактагы дымның кадерен белергә кирәк”, – ди галим.

Дым саклау максатыннан ул басу-кырларны иртә язда тырмаларга киңәш итә.

“Әгәр яз коры һәм кызу киләчәк икән, димәк, туфрак өлгерү белән ул кояшта кыза башлый. Дым тиз арада парга әйләнә. Беренче чиратта, туфракны тырмаларга кирәк. Уҗымнарны да, язгы сабан культураларын да, сөрүлек җирләрне дә. Тырмалау – туфракның өске катламы көпшәк булсын, туфрак кибеп китмәсен өчен кирәк. Җирнең өске катламын “агрономик юрган” дип атыйбыз. Туфракны 3 см тирәнлектә көпшәк итсәң, ул юрган кебек, дымны парга әйләндерүдән саклый. Басу-кырларны яз башында ук тырмалау – дымның якынча 8-10 тапкырга парга әйләнүен киметә, – диде Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы