Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кош-корт асраучыларга кырысрак таләпләр куярга ниятлиләр

Эшмәкәрләргә кош-корт асрау буенча яңа таләпләр куярга җыеналар

Россиядә кошчылык продукциясен җитештерүчеләргә — эре фабрикаларга, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермер хуҗалыкларына, шулай ук хосусый эшмәкәрләргә кош-корт асрау буенча яңа таләпләр куярга җыеналар, дип яза Ватаным Татарстан.

Моңа кадәр ике төр җитештерүчеләр — кошчылык фабрикалары өчен һәм фермерлар, гади кешеләр өчен аерым кагыйдәләр гамәлдә булып килгән. Яңа проектта исә аларны 3 категориягә — вак хуҗалыкларга (күп дигәндә 50 баш), эре хуҗалыкларга (51-1 мең баш) һәм предприятиеләргә (1 мең баштан күбрәк) бүлгәннәр. 

Вак һәм эре хуҗалыкларга кыргый хайваннардан саклану өчен кош-кортлар йөри торган урынны киртә белән әйләндереп алу, үз территориясендә агачларны кисү, сулыкларны бетерү, шулай ук кыргый кошларны һәм күгәрчен, чыпчык, карлыгач кебек кошларны куркыту җайланмалары урнаштыру тәкъдим ителә.

erid: 2VtzqwTSgT9

Боларның барысы да кош-кортның авыру йоктыру куркынычын киметүгә ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта түбә астында асрау рөхсәт ителгән кош-корт саны күрше участокка кадәрге ераклыкка бәйле булачак. Мәсәлән, 5 метр икән, нибары — 50, 100 метр икән — 1000 баш кош-корт асрау рөхсәт ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл тормышы

erid: 2VtzqwTSgT9