Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кош-корт асраучыларга дәүләт субсидиясе бирү турында

Кош-корт асраучылар өчен дәүләт субсидия бирә дигән сүз чыккач, райондашларыбыз бер мәлгә аптырап калды. Өйдән-өйгә килеп тавык саный башларлармы, диючеләр дә табылды. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Илшат Галимуллин белән сөйләшеп алырга булдык.

Ул исә башка субсидияләр турында да таныштырды.

- Илшат Солтанович, йорт кошлары өчен дәүләт субсидия бирәчәк дигән яңалык районыбыз халкында кызыксыну уятты, ул хакта тулырак сөйләп үтсәгезче...
- ТР Министрлар Кабинеты кабул иткән карар нигезендә шәхси хуҗалыкларда үстерелгән кош-кортлар өчен быел беренче тапкыр субсидия барлыкка килде. Шушы карарны үтәү нигезендә без үзебездә киңәшмә үткәреп, әлеге субсидияне алу тәртипләре һәм шартлары турында бөтен җирлек башлыкларына аңлаттык, чөнки төп документлар белән эшләү аларга йөкләнелде. Алар кешеләрдән бөтен кирәкле документларны туплап, районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тапшырачак, ә идарә документларның дөреслеген карап чыкканнан соң аларны министрлыкка юллаячак һәм шуннан соң гына районыбызга акча күчәчәк. Районга шушы максатларга барлыгы 696 мең сум акча каралды, шуны да искәртеп узарга кирәк, әлеге акча барлык райондашларыбызга да җитмәскә мөмкин.

- Әлеге субсидия нинди кош-кортларга бирелә һәм аның күләме күпме каралган?
- Субсидия бройлер чебие, үрдәк, каз, күркәгә биреләчәк. Күләменә килгәндә, бер бройлер чебигә - 30, үрдәккә - 80, каз һәм күркәгә 100 сум субсидия каралган. Ә шартлары түбәндәгечә: кош-кортларны бары тик 1 июньгә кадәр республикабызда урнашкан инкубаторлардан гына алу зарур һәм аларның яше 1 айдан югары булырга тиеш түгел. Райондашларыбыз субсидияне алу өчен җирлеккә мөрәҗәгать иткәндә шушы алынган чебиләрне һәм үрдәкләрне - 2 ай, каз һәм күркәләрне кимендә 4 ай сакланышын тәэмин итәргә бурычлы. Алынган кош-кортларның саны 50дән ким булмавы да төп шарт булып тора.

- Шәхси хуҗалыкларга тагын нинди мөмкинлекләр тәкъдим ителә?
- Хуҗалыгында ел башына 3 сыеры булып һәм сыер санын 8 башка җиткерү өчен миниферма төзегән очракта 200 мең сум субсидия бирелә торган программа икенче елын эшләп килә. Узган ел аны 9 райондашыбыз алган иде. Быел аңа өстәмә рәвешетә бераз үзгәреш керде. Ел башына 2 сыеры булса, ел дәвамында сыер санын 5кә җиткерү өчен яңа миниферма төзесә, бу кешегә дәүләттән 100 мең сум субсидия биреләчәк. Мөгезле эре терлекләргә бирелә торган субсидияләрнең тагын берсе - юридик зат статусы булган хуҗалыклардан тана яки бер бозаулаган сыер алган очракта 15 мең сум күләмендә, ә нәселле хуҗалык лицензиясе булган фермалардан нәселле тана яки бер бозаулаган нәселле сыер алган очракта 20 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Шуны да әйтеп узу зарур, малларны ничә баш алсаң да, аның бишесенә генә субсидия алып булачак. Ягъни, кеше 7 яки 10 баш тана яки сыер алды ди, бу очракта аның 5сенә генә дәүләт ярдәме каралган.

- Илшат Солтанович, соңгы елларда кәҗә үрчетүче райондашларыбыз да күбәеп китте, аларга да ярдәм каралганмы?
- Быел тәүге тапкыр кәҗәләргә субсидия бирелә башлады. Лицензиясе булган хуҗалыктан нәселле кәҗә алган очракта, бер кәҗә башына 8 мең сум субсидия бирелә. Кәҗәдән тыш, районыбызда ат асраучылар да күп, аларга да кызыклы мәгълүмат җиткерәсем килә, 3 яшьтән югары булган бияләргә 1 башка 3 мең сум күләмендә субсидия каралган. Ләкин шундый таләбе бар - әлеге атның ел башында авыл җирлегендәге хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән булуы шарт.

- Әлеге яңалык бистә халкына кагыламы һәм бу субсидияләр буенча кемгә мөрәҗәгать итәргә?
- Әйе, әлбәттә, бистәбез халкы да бу мөмкинлектән файдалана ала. Барлык сораулар буенча Балтач шәһәр җирлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: bloknot

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250