Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Күпбалалы алдынгы терлекчеләр

– Безнең Энҗе – үрнәк хезмәткәр һәм яхшы кеше, – диде ферма мөдире Илдар Нургалиев. – Үз эшен гел намус белән башкара, шуңа күрә һәрвакыт яхшы күрсәткечләргә ирешә. Аның эш урынында һәрвакыт чисталык һәм тәртип, ә сыерлар тук һәм көр.

Энҗе ханым тормыш иптәше Илшат белән берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе акыллы, үзләре үрнәгендә уңган өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Үзләре дә күпбалалы гаиләдә үскәч, тырышлык, ярдәмчел булу кебек сыйфатлар аларга кечкенәдән салынган. Нәкъ шул сыйфатлары һәм авылның киләчәген кайгыртып, аның тормышында кайнап яшәгәннәре өчен авылдашлары да бу гаиләне хөрмәт итә.

Җор телле, шук, тырыш, кайгыртучан ана һәм тугры тормыш иптәше, шуңа өстәп йөзгә чибәр, буйга зифа Энҗе ханым тумышы белән Яңгул авылыннан. Пүскән авылына килен булып төшкәннән бирле күрше Кили фермасында эшли. Башта дуңгызлар тәрбияләгән, 2014 елдан сыерлар сава. Энҗе Ленура Нәбиева, Миләүшә Гарифуллина белән бер группада эшли. Бүгенге көндә кызлар 78 баш сыер сава.

– Безнең Энҗе – үрнәк хезмәткәр һәм яхшы кеше, – диде ферма мөдире Илдар Нургалиев. – Үз эшен гел намус белән башкара, шуңа күрә һәрвакыт яхшы күрсәткечләргә ирешә. Аның эш урынында һәрвакыт чисталык һәм тәртип, ә сыерлар тук һәм көр.

Энҗенең тормыш иптәше Илшат та “МТЗ-82” тракторы белән терлек ашатуда эшли. Зариповлар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ләйсәннәре Казанда шәфкать туташы булып эшли, Гөлназлары программист булырга укый. Төпчекләре Гүзәл Норма урта мәктәбендә белем ала.

Кили фермасында эшләүче алдынгы терлекчеләр арасында күпбалалы әниләр шактый булып чыкты. Бозаулар тәрбияләүче Фаина Тимофеева да шундыйлардан – биш бала анасы. Бүгенге көндә балаларның өлкәнрәкләре инде башлы-күзле булган. Булат белән Рамиле өйләнеп, Казан шәһәрендә яши. Уртанчысы Дмитрий быел армия сафларыннан кайткан. Ләйсәне Янильдә белем ала, төпчеге Ландыш Норма мәктәбендә укый.

Фаина элеккеге елларда данлыклы сыер савучы булган Венера Зәйнуллина белән бер группада эшли. Алар карамагында туганнан алып өч айга кадәрге 150 баш бозау исәпләнә. Фаина башта Чапшар фермасында, соңрак Борнакта эшләсә, бүгенге көндә Кили фермасында бозаулар тәрбияли.

Без килгән чакта Фаина ханым бозаулар арасында мәш килә иде. “Һәр чорның үз авырлыгы кышын салкын булса да, чебене юк, җәен җылы, әмма сөткә җыелган чебеннәр белән “көрәшәбез”, ди алдынгы терлекче.

Яңа туган бозаулар тәрбияләү терлекчелектә аеруча җаваплы тармакларның берсе булуы беркемгә дә сер түгел. Берьюлы 100 баштан артык бозауны тәрбияләү бик зур җаваплылык сорый. Бозаулар кайгыртучанлык, җан җылысын биреп тәрбияләүне таләп итә.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев